Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья төрки яшьләр корылтаенда "Азатлык" берлеге вәкилләре катнашудан баш тартты


Быелгы чарада катнашучылар
Быелгы чарада катнашучылар

26-29 августта Гагаузиядә XIX Бөтендөнья Төрки яшьләр берлеге корылтае уза. Анда берлектә теркәлгән 37 оешманың 24еннән вәкилләр катнаша. Татарстаннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге оешмасы бу корылтайны канунсыз дип белдерде һәм катнашудан баш тартты.

26 августта Молдовадагы Гагаузиянең Кыпчак дип аталган җирлегендә XIX Бөтендөнья Төрки яшьләр берлеге корылтае ачылышы узды. Анда 24 вәкил онлайн һәм оффлайн форматта катнашты, алардан тыш башка ирекле катнашучылар, активистлар да булды. Татарстаннан Бөтендөнья Татар конгрессының Чаллыдагы яшьләр бүлеге җитәкчесе Рузил Мингалимов, "Адәмнәр һәм Һавалар" оешмасы җитәкчесе Ринат Исламовлар хәзерге вакытта Кыпчакта корылтайда кунак буларак катнаша. Шул ук вакытта Төрки яшьләр берлегендә теркәлгән "Азатлык" оешмасы рәисе Наил Нәбиуллин бу корылтайга килүдән баш тартты һәм җыенның канунсыз булуы турындагы язмача аңлатмасын берлеккә юллады.

Наил Нәбиуллин фикеренчә, элек узган корылтайда рәис дөрес сайланмаган һәм идарә эшләрен дә башкарма комитет башкарырга тиеш булган.

"Элеккегесе кебек авторитар рәис булдырмас өчен, берлекнең уставын үзгәртеп, рәиснең вәкаләтләрен чикләргә һәм шуннан соң гына яңа рәис сайларга кирәк. Устав буенча берлектә физик затлар делегат буларак катнаша алмый, бары тик оешмалар гына берлек әгъзасы була ала. "Азатлык" исеменнән беркем дә сөйләргә хокуклы түгел. Бу корылтайны канунсыз дип игълан итәбез һәм үз делегатыбызны җибәрүдән баш тартабыз", диелгән "Азатлык" оешмасы исеменнән җибәрелгән хатта.

Элекке рәис вакытында тупланган Башкарма комитет та үз кисәтүен юллады.
Ул хатта яңа рәиснең бернинди корылтай уздырырга хокукы юклыгы һәм Гагаузиядә корылтай узган очракта Анкарада һәм аннан читтә мәхкәмәләр булачагы хакындагы кисәтү җибәрелде.

Шушы шау-шуга карамастан, Дөнья төрки яшьләр берлеге корылтае уза һәм бүген берлекнең яңа рәисе буларак, 21 тавыш белән, төрек кешесе Эрсин Гүзәл сайланды һәм алдагы эшчәнлек өчен яңа Башкарма комитет, Контроль-ревизия комиссиясе, Аксакаллар төркеме билгеләнде. Башкарма комитетка Татарстаннан, Чаллы шәһәреннән активист Рузил Мингалимов, Контроль-ревизия комиссиясенә журналист Эльвира Фатыйхова да кертелде.
27 августта Дөнья төрки яшьләр берлеге уставына үзгәрешләр кертеләчәк.

Башкортстаннан вәкил буларак корылтайда һәм сайлауларда Гаяз Бикбулатов онлайн рәвештә катнашты.

Төрки яшьләр берлеге 1992 елда Татарстанда оешкан һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге башлангычы белән берничә төрки халык оешмасы тупланып, беренче җыелышны Казанда уздырды. Бүген анда 37 оешма рәсми теркәлгән. Бу оешма делегатлары кимендә ике елга бер тапкыр корылтайга җыела һәм уртак эшләрне билгели.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG