Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рязань хакимияте шәһәрдә мәчет төзү өчен урын юклыгын белдерде


Рязань шәһәре күренеше
Рязань шәһәре күренеше

Рязань шәһәре түрәләре мөселманнарга мәчет төзү өчен җирне үзләренә сатып алырга яки мәчетне шәһәрдән читтә төзергә тәкъдим итте.

Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимовның 26 августта халык белән аралашу чарасы вакытында Рязань өлкәсе имам-хатыйбы Рәшит Бултачеев шәһәрдә мәчет юклыгы мәсьәләсен күтәрде. Имамның бу соравына Рязань өлкәсе территорияләр эшләре һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгы җавап бирде.

Түрәләр җавабында хәзерге вакытта Рязаньда дини биналар урнаштырырлык җирләр юк, диелә.

"Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы — мөселманнар мәчет төзер өчен җирне үзләре сатып алсын, яки мәчетне Рязань шәһәреннән читтә төзү мөмкинлеген карага була", дип тәкъдим итте өлкә хакимияте.

Рязаньдә мәчет төзү мәсьәләсен шулай ук Мөслим Касыймов дигән кеше дә күтәрде. Губернаторга сорау биргәндә ул "сивил җәмгыять — шәһәрдә бөтен кешеләр өчен дә шартлар булу дигән сүз" дип искәртте. "Кайчан Рязаньда мәчет булачак? Рязаньда мөселманнар кайда намаз кылырга тиеш?" дип сорады ул.

Рязань түрәләре мөселманнарга намазларын Сиреневый проезд урамындагы гыйбадәт йортында яки Пугачев урамында өлкә диния назәрәте бинасындагы гыйбадәт бүлмәсендә кылырга тәкъдим итә.

Татарлар Рязань өлкәсендә төп халык булып тора. Алар, нигездә, Касыйм ханлыгында яшәгән Касыйм татарлары токымнары. Хәзерге вакытта өлкәдә 5 мең чамасы татар яши. Рязань өлкәсендә мөселманнарның Диния назәрәте белән татар милли-мәдәни мохтарияте эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG