Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Рамай Юлдаш Йошкар-Олада урнашкан "Россия" кинотеатры бинасын Мари милли мәдәният үзәгенә бирергә тәкъдим итә


Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

Үзәкнең үз бинасы юк.

Максим Шевченко җитәкләгән "Русиянең азатлык һәм гаделлек фиркасе"нең (РПСС) Русия думасына сайлауда Мари Иленнән намзәт, Мари Иленең Татар мәдәни үзәге активисты Рамай Юлдаш фирка исеменнән Йошкар-Ола мэры исеменә хат язган. Хатта ул ташландык хәлдә булган "Россия" кинотеатры бинасын мариларның милли мәдәният үзәгенә һәм "Мари Йула" традицион дин вәкилләренә бирергә тәкъдим итә. Моның турында Азатлыкка Рамай Юлдаш үзе сөйләде.

Аның әйтүенчә, Мари Илендә мари мәдәнияте үзәге 1997нче елдан бирле дүрт бүлмәдә утыра, аларның үз биналары юк. Ә "Мари Йула" оешмасының гомумән бер урыны да юк.

Кинотеатр бинасында мари яшьләре үзәге һәм мари теле курслары оештырып булыр иде, ди ул. Активист шул ук бинада мариларның традицион дине һәм мәдәнияте музеен ачарга тәкъдим итә.

Бүгенге көндә Йошкар-Оланың "Россия" кинотеатры бинасы ташландык хәлдә, куп еллар буш тора. Быел Йошкар-Ола шәһәре мэры Евгений Маслов "Россия" кинотеатр бинасын сатуга куярга җыенганын белдергән иде.

Мариларның традицион дине йолалары елына берничә тапкыр уза. Догалары алар изге агачлыкта (кюсото) укый. Бу йолаларда шушы динне тоткан марилар гына катнаша ала. Догалар тулысынча мари телендә укыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG