Accessibility links

Кайнар хәбәр

WorldSkillsта оча торган мотоциклларны Уфада чыгару турында килешенде


WorldSkills та катнашучылар
WorldSkills та катнашучылар

29 августта Уфада яшь һөнәр ияләренең WorldSkills дип аталган тугызынчы чемпионаты тәмамланды.

25 августта Башкортстанда башланган чемпионат финалында өч меңнән артык кеше катнашты. Аларны урнаштыру өчен 60 кунакханә, 13 шифаханә бүленгән иде. Чарада илнең 76 төбәгеннән килгән төркемнәр 105 һөнәрдә үз осталыкларын күрсәтте. Алар җиде блокка бүленгән иде: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт һәм логистика, мәгариф.

Якын киләчәктә WorldSkills тәртибендәге имтиханнар Русиянең барлык көллиятләрендә һәм техникумнарында мәҗбүри булырга мөмкин.

Русиядә имтиханнар уздыру өчен 4929 үзәк канунлаштырылган. Алар арасында исәп-хисап, пешекчелек, автомобильләрне төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү, шулай ук банк эше кебек юнәлешләр алда бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары мондый имтиханнарны еш кына урта махсус уку йортларында тапшыра торган төбәкләр арасында Мәскәү (369 үзәк), Мәскәү өлкәсе (223), Татарстан (183) һәм Башкортстан (177) алда бара.

Чара Башкортстанда үзенчәлекле җитештерү тармаклары булдыруга да ярдәм итәчәк. Мәсәлән, "Ховер" ширткәте җитәкчесе Александр Скалов Башкортстанда оча торган мотоцикллар җитештерелү ихтималлыгын әйтте. Башкортстан хөкүмәте эшкуарлар белән бу уңайдан килешү дә төзеде.

WorldSkills Russia чемпионатыннан соң республикада уникаль остаханәләр барлыкка киләчәк. Ярышлар өчен сатып алынган җиһазлар көллият һәм техникумнарга җибәреләчәк. Республика казнасыннан һәм иганәчеләр ярдәме белән бу форумга 750 миллион сумлык заманча җиһазлар сатып алынган иде.

Белешмә: WorldSkills хәрәкәтенең максаты – һөнәри әзерлек һәм осталыкны арттыру, халыкара ярышлар уздыру аша эшче һөнәрләргә игътибарны арттыру. Әлеге хәрәкәткә 1946 елда нигез салынган. Бүгенге көндә оешма эшчәнлегендә 80 ил катнаша. Ике елга бер тапкыр WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты уза, аны шулай ук "эшче куллар Олимпиадасы" дип атыйлар. Анда 25 яшькә кадәрле яшьләр катнаша. Дөнья буенча WorldSkills ярышы 2022 елда Кытайда узачак. 2019 елда ул Казанда оештырылган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG