Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кабулда террор гамәле булдырмас өчен ракета һөҗүме ясады


Кабулда ракета һөҗүме

Ракета һөҗүме ясалган машинада шартлыткычның бик күп булуы әйтелә.

Әфганстандагы АКШ хәрби идарәсе якшәмбе көндез Кабул һава аланы районында булган көчле шартлауның дрон ярдәмендә "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) каршы башкарылганын әйтте. Медиа язуынча, һөҗүм һава аланында шартлау оештырырга теләгән интихарчы машинасына ясалган.

Берничә әфган мәгълүмат чаралары ракета һөҗүме нәтиҗәсендә торак бинаның җимерелүен, һәм тыныч халык, шул исәптән балалар арасында үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр булуын хәбәр итте. Америка хәрби идарәсе машинада шартлаткыч матдәләр бик күп булуын, аның шартлавы күрше биналарга да зыян китерергә мөмкин иде, диде. Тыныч халык арасындагы корбаннар турында АКШ хәрбиләрнә билгеле түгел.

25 августта Кабул һава аланында "Ислам дәүләте" интихарчысы шартлатуы нәтиҗәсендә 200ләп кеше үлде, шул исәптән 13 американ хәрбие һәлак булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG