Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан суверенитеты көнендә татар активистлары байракчыклар таратты


Татар активистлары узып баручы халыкка суверенитет турындагы Декларациянең асылын аңлатты.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан суверенитеты көнендә Казанның Бауман урамында, Г.Камал театры каршында 20 мең татар тасмасы вә байракчыклары, "Төрки караш" газетын таратты.

"Соңгы елларда хакимият Суверенитет турында Декларация кабул итүне искә төшермичә аннан качарга тырыша һәм бу республика вә шәһәр көне итеп кенә уздырыла. Безнең фикеребезчә, бу республика да, шәһәр көне дә түгел. Без дәүләт символлары булган байракчыклар таратып бәйрәмнең асылын искә төшерергә тырыштык. Әлеге көн татар тарихында иң мөһим көннәрнең берсе", диде "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

Аның әйтүенчә, суверенитет турында Декларация кабул иткән көнне һәрдаим искә төшереп тору мөһим.

"1990 елның 30 августында без үзебезнең дәүләтчелегебезне торгызуга ирештек. "Азатлык" татар яшьләре берлеге суверенитет көнен искә төшерергә тырыша, байраклар таратып үзебезнең дәүләтчелегебезне хәтерләтәбез, татар милли узаңын үстерергә тырышабыз", диде Нәбиуллин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG