Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: президент идарәсе кушуы белән Навальный тарафдарларына полиция килә башлаган


Мондый сорау алулар август уртасыннан башланган. Бу -  сайлау нәтиҗәләреннән соң протест чаралары булган очракта, анда катнашучыларга җинаять эше ачылу ихтималының зур булуына төрттерү, дигән BBC чыганагы.

Оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары турында мәгълүмат базасына булган русияләр янына полиция сорау алырга килә башлаган. Полиция президент идарәсенең эчке сәясәт идарәсе таләбе белән эш итә, дип белдергән "BBC"ның рус хезмәте чыганаклары. Навальный тарафдарлары дип шикләнелгән кешеләрне куркыту – сентябрьдәге Русия думасына сайлаулардан соң хакимиятләрнең протест чараларын булдырмый калырга тырышуы, дип белдергән алар.

ОВД-Инфо мәгълүматына күрә, хәзерге вакытка "Навальныйга азатлык" һәм "Акыллы сайлау" проектлары базасында исемнәре булган 1400дән артык кеше янына полиция килгән. Мондый сорау алулар август уртасыннан башланган, алар 11 төбәктә, күпчелек Мәскәүдә булган.

BBC язуынча, әңгәмәләр гадәттә бер төрле уза: полиция хезмәткәрләре кешеләрдән "шәхси мәгълүматны канунсыз тапшырганы өчен "Алексей Навальный өстеннән шикаять итеп, гариза язуларын сорый. Шул ук вакытта сорау алынучыдан Навальный проектларына, экстремист исемлегенә кергән оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү-күрсәтмәвен сорыйлар һәм тыелган проектларны турыдан-туры хуплаган өчен җинаять җаваплылыгы каралуын хәтерләтәләр, диелә хәбәрдә.

Апрельдә "Навальныйга азатлык" сайтыннан электрон почта адреслары базасының читкә таралуы билгеле булды. Сайтка теркәлгәндә кешеләр шәхси мәгълүматларын күрсәтмәгән булса да, кайберләренә янаулар килгән, яки эш урынында күңелсезлекләр чыккан, хәтта эшеннән куылучылар да бар. Навальный тарафдарлары электрон почта адресларының читкә таралуын экстремист оешмалар исемлегенә кертелгән һәм тыелган Коррупциягә каршы көрәш фондының (ФБК) элеккеге хезмәткәре Фёдор Горожанко оештырган, диде. Горожанко үзе моны кире кага.

Компьютер иминлеге белгечләре Навальный тарафдарларының икенче бер проекты – "Акыллы сайлау"га да шушы ук куркыныч янарга мөмкин булуына игътибар иткән.

Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) якын бер чыганак BBCга хәбәр иткәнчә, алдан әйтелгән сайтларның базасында мәгълүматлары булганнарны хакимиятләр "протест активы" буларак кабул итә. Басма әңгәмәдәшчесе фикеренчә, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре Навальный тарафдарлары янына килеп, сайлау нәтиҗәләреннән соң протест чаралары булган очракта җинаять эше ачылу ихтималының зур булуына төрттерә.

Хәзерге канунга яраклы, экстремист дип табылган оешмаларның мәгълүматын тарату, репост ясау экстремист эшчәнлеккә катнашу буларак бәяләнергә мөмкин.

Бу уңайдан BBCга Русия эчке эшләр министрлыгы аңлатма бирмәгән, ә президент сүзчесе Дмитрий Песков бернинди мәгълүматка ия булмавын әйткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG