Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйнварда протест чараларында катнашучыга биш ел шартлы хөкем чыкты


Алексей Навальныйы яклау чарасы, 2021 елның 23 гыйнвары
Алексей Навальныйы яклау чарасы, 2021 елның 23 гыйнвары

Глеб Борисовны хокук сакчыларына карата "сәламәтлекләренә һәм гомерләренә куркыныч китерми торган" көч куллануда, шулай ук "белә торып милеккә зыян китерү" эпизодлары нигезендә гаепле дип таптылар. Сүз ФСБ машинасына китерелгән зыян турында бара.

Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе 23 гыйнвар көнне Алексей Навальныйны хуплап оештырылган чарада катнашучыны биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта Мәскәү мәхкәмәләренең рәсми телеграм-каналында хәбәр ителә.

Глеб Борисовны хокук сакчыларына "сәламәтлекләренә һәм гомерләренә куркыныч китерми торган" көч куллануда, шулай ук "белә торып милеккә зыян салу" эпизодлары нигезендә гаепле дип таптылар. Сүз ФСБ машинасына китерелгән зыян турында бара. 23 гыйнвардагы чарада катнашучылар аңа кар атканнар, типкәләгәннәр, өстендә сикергәннәр иде. Шушы ук эш нигезендә тик-токчы Константин Лакеев та тоткарланды, аны хулиганлыкта һәм милеккә зыян салуда гаепләделәр.

Baza хәбәр итүенчә, Борисов "ФСБ машинасына кар аткан" кешеләрнең берсе булган.

Русиягә кайтканан соң тоткарланган һәм колониягә озатылган Алексей Навальныйны хуплап уздырылган протест чаралары илнең күп кенә шәһәрләрендә 23 һәм 31 гыйнварда, 2 һәм 14 февральдә үтте. Алардан соң 10 меңнән артык кеше тоткарланды, күбесенә штрафлар салынды. Кимендә 90 җинаять эше ачылды, чарада катнашучы берничә кешене эшеннән җибәрделәр.

Кайбер шәһәрләрдә тоткарлаулар бик дорфа узды. Журналистлар да кулга алынды һәм кыйналды. Тоткарланган журналистлар арасында Idel.Реалии журналисты Дарья Комарова дабар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG