1 сентябрьдә Чаллыда 59нчы күптелле "Адымнар" мәктәбен ачу тантанасы булды. Чарада Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә катнашты.
"Балаларыбыз дөнья масштабында көндәшлеккә сәләтле булып үссен өчен илдә беренчеләрдән булып без бу идеяне тудырдык һәм аңа ныклап тотындык. Киләчәктә балаларыбыз дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан республика өчен хезмәт итәчәк", диде ул.
Шәймиев сүзләренчә, "Адымнар" мәктәпләре Әлмәттә һәм Түбән Камада да ачылачак. Шулай ук Чаллыда "КАМАЗ"ның бер балалар аланы нигезендә "Адымнар" лагере дә төзеләчәк, дип хәбәр ителә.
Беренче "Адымнар" полилингваль мәктәпләре 2020 елда Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый.
Быел мондый мәктәп Актанышта да ачылды. Ачылыш тантанасын укытучыларның республикакүләм август киңәшмәсе алдыннан, 20 августта уздырдылар. Шул ук вакытта Актанышның Сәләтле балалар өчен данлы һуманитар гимназиясе үз эшчәнлеген туктата. Аның бинасында "Адымнар"ның 1-4нче сыйныфлары укыячак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!