Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татарча IT-продуктлар булдыру максатыннан беренче хакатон узачак


Хакатон бәйгесендә мәктәп һәм университет укучылары катнаша алачак. Татар теленә багышланган хакатон тарихта беренче тапкыр үткәрелә. Бәйгедә 400 мең сум күләмендә приз фонды каралган. 

Казанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Tatar.Бу дип аталган хакатон уздырылачак. Ул IT (мәгълүмати технологияләр) өлкәсендә татар телен үстерүгә юнәлгән кушымталар һәм хезмәтләр булдыру максатыннан оештырыла.

Чараны төп оештыручылар – Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты һәм "Сәләт" оешмасы дип сөйләде Азатлыкка оештыручыларның берсе Ләйсән Сабитова. Финанс яктан аңа Татарстан хөкүмәте теләктәшлек белдерә диде ул. Бәйгедә 400 мең сум күләмендә приз фонды каралган.

"Хакатонның төп максаты – татар телен заманча IT-технологияләр ярдәмендә популярлаштыру, аны саклау һәм үстерү. Безнең заманда тел үсешен заманча технологияләрсез үстерү мөмкин түгел", дип аңлатты Азатлыкка Сабитова.

Хакатон (инглизчә: hackathon: hacker (хакер) + marathon (марафон)) дип IT юнәлешендә белгечләр форумын атыйлар. Програмчылар, дизайнерлар, менеджерлар бергәләп җыелып, чикле вакытта теге яки бу проблемны чишә, үз продуктларын тәкъдим итә. Чара бәйге рәвешендә уза, ахырда проектлар якланып, җиңүчеләр билгеләнә. Татар теленә багышланган хакатон тарихта беренче тапкыр үткәреләчәк.

Хакатон техник һәм физика-математика фәннәре докторы Рәис Бохараев истәлегенә багышлана, ул информатика һәм кибернетика өлкәсенә зур өлеш керткән галим, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтына нигез салучыларның берсе.

Хакатонда мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша алачак. Моның өчен алар 2-5 кешелек төркем җыеп, гариза бирергә тиеш булачак. Эшчәнлек 3 трек-юнәлештә башкарылачак: татар интеллектуаль ярдәмче осталыклары, татар телен укытуда заманча технологияләр һәм татар теле өчен интеллектуаль програмнар.

Хакатон финалы һәм проектларны яклау 18-19 сентябрь көннәрендә Татарстанның Милли китапханәсендә узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG