Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда узарга тиешле Кышкы махсус Олимпиаданы бер елга кичектергәннәр


Казан күренеше
Казан күренеше

Уеннарны 2022 елның гыйнварында үткәрергә тиешләр иде.

Казанда үтәргә тиешле Махсус Олимпиаданың дөнья кышкы уеннарын коронавирус сәбәпле 2023 ел башына күчергәннәр дип хәбәр итә Русия спорт министрлыгы.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, "дөньяда коронавирусның дельта-штаммы таралу сәбәпле Special Olympics (Махсус Олимпиада) оешмасы Казандагы Дөнья кышкы уеннарын 2023 елның гыйнварына күчерү карары кабул иткән".

Баштарак чараны 2022 елның 22 гыйнварыннан 28 гыйнварына кадәр үткәрү ниятләнгән иде.

Махсус Олимпиада Олимпия спортының 30дан артык шәхси һәм команда төрләрен тәкъдим итә. Акыл ягыннан үсеш үзенчәлекләре булганнар чара кысаларында күнекмәләрдә һәм ярышларда катнаша алачак.

Махсус Олимпия хәрәкәте АКШның элеккеге президенты Джон Кеннединың сеңлесе Юнис Кеннеди Шрайвер тәкъдиме белән оештырылган. Беренче уеннар 1968 елда Америка Кушма Штатларында узды. Бу олимпиадаларда катнашучыларның милләтләрен теркәмиләр һәм төрле илләр арасында команда исәп-хисаплары алып барылмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG