Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда"ят агент" кануннарына каршы пикетлар узды


Дарья Кучеренко
Дарья Кучеренко

Пикетка журналистлар чыкты. Алар "ят агент" кануны белән матбугат чараларына каршы түгел, коррупциягә каршы көрәшергә чакырды.

4 сентябрьдә Уфа журналистлары эчке эшләр министрлыгы бинасы каршына, кеше хокукларына багышланган стелла янына һәм "Каруанһарай" сәүдә үзәге янындагы мәйданга ялгыз пикетларга чыкты. Алар "ят агент" статусына каршы чыгыш ясады һәм матбугат чараларына каршы түгел, коррупциягә каршы көрәшергә чакырды. Бу хакта UTV телеканалы хәбәр итә.

Пикетларда катнашучылар UTV телеканалы корреспонденты Эльнара Хәсәнова, "Коммерсант-Башкортостан" хәбәрчесе Дарья Кучеренко, РИА ЕАН хәбәрчесе Ольга Блажнова, Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Наталья Павлова, журналистлар Рәзиф Абдуллин һәм Наталья Вязовкина катнашты.

Эльнара Хәсәнова хәбәр итүенчә, аның янына ике мәртәбә юл-патруль хезмәте вәкилләре килгән һәм аннан туңмаганмы, яки яңгырда юешләнмәгәнме дип кызыксынган. Алар шулай ук журналистны фотога төшергән, паспорт мәгълүматларын һәм яшәү урынын язып алган. Пикетчыларны тоткарлаулар турында хәбәр ителми.

"Ят агент" матбугат чарасы төшенчәсе 2017 елда барлыкка килде, ул вакытта беренчеләрдән булып исемлеккә Азатлык Радиосы проектлары кертелде. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми.

Соңгы айларда исемлеккә кайбер танылган бәйсез матбугат чаралары, шул исәптән "Медуза", "Дождь" телеканалы, The Insider, "Важные истории", һәм шулай ук физик затлар кертелде. Әлеге вакытта бу реестрда 43 медиа һәм физик зат бар. "Ят агент" тамгасы медиа чараларына һәм физик затларга җитди авырлыклар йөкли. Яңа статус алганнан соң бу медиаларның күбесе керемнәрен югалтты, кайберләре ябылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG