Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: сентябрь премьералары


Сентябрь аенда кинода берничә күптән көтелгән премьера чыгачак. Азатлыкның Киноханә шәлкеме кино күзәтүен әзерләде.

1. Шан-Чи һәм ун балдак риваяте (Shang-Chi and the Legend of the Ten Rings)

Сентябрь башында кинога Marvel студиясенең яңа блокбастеры чыга, аны чыгарыр өчен авторлар комикслар галәменең моңарчы кинога төшмәгән сәхифәләрен эзләп табып, яңа персонажлар һәм сюжетларны чыгарган. Кытай аудиториясенә ярар өчен фильм тулысынча Азия рухында узачак.

Шон исемле кытай егете Сан-Францискода яши, көндез ул кунакханәдә эшләсә, кичләрен якын дусты белән барларда утыра. Шон гади булып күренсә дә, чынбарлыкта аның әти-әнисе суперкөчкә ия булган, Шон үзе дә кунг-фу остасы булып тора. Һәм ул язмыштан качарга тырышса да, язмыш аны барыбер өенә алып кайтачак.

Кемгә карарга: Marvel дөньясы җанатарларына.

  • Русия кинотеатрларында 2 сентябрьдән күрсәтелә башлый.

2. Дюна (Dune)

Коронавирус пандемиясе корбаны булган фильм. Ул башта 2020 елда чыгарга тиеш булган, мәгълүм сәбәпләр белән бер елга күчерелгән. Бу Дени Вильневның танылган франшизаны экранлаштыру омтылышы. Фильм Фрэнк Гербертның "Дюна" әсәренә нигезләнән. Күп томлы әлеге әсәр ерак киләчәкне, кечкенә Дюна планетындагы империядә хакимият өчен көрәшне тасвирлый.

Фильм сюжеты ике гаилә көндәшлеген тасвирлый. Вакыйгалар үзәгендә –​ 15 яшьлек Пол. Уңышлы чыкса, фильмның дәвамы да чыга ала, тик кино тәнкыйтьчеләрендә "Дюна" фильмнары, гадәттә, уңышсыз булып чыга, дигән фикер бар. Төп рольләрне Тимоти Шаламе, Оскар Айзек һәм Ребекка Фергюсон башкара.

Кемгә карарга: Фантастика яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 16 сентябрьдән күрсәтелә башлый.

3. Ньюаркның күпсанлы изгеләре (The Many Saints of Newark)

1960нчы елларда Нью-Джерси штатының Ньюарк шәһәрендә афроамерикан халык саны кинәт зур тизлек белән үсә башлый. Бу җирле итальян мафиясенә һич тә ошамый, килеп чыккан каршылык кораллы низагка китерә.

Фильм танылган "Клан Сопрано" сериалының приквелы булып тора һәм Нью-Джерсидагы 1960-1970нче еллардагы җинаять дөньясын тасвирлый. Сценарий язуга танылган фильм сценаристлары Лоуренс Коннер белән Дэвид Чейз кайткан.

Кемгә карарга: "Клан Сопрано" сериалын ошатучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 23 сентябрьдән күрсәтелә башлый.

4. Үләргә вакыт юк (No Time to Die)

Пандемия аркасында күчерешләр саны белән бу фильм, мөгаен, рекорд куя ала. Ул берничә тапкыр релиз датасын үзгәрткән һәм, ниһаять, 2021 елның сентябрендә дөнья күрә. Джеймс Бонд турында фильмда төп рольне Дэниэл Крэйг соңгы тапкыр башкара дип хәбәр ителә. Төп антогонист ролен исә Рами Малек башкара.

Фильм сюжеты Джеймс Бондның, хезмәтен калдырып, Ямайкада тыныч тормышта рәхәт итүеннән башлана. Тик утрауда аның элекке дусты очрагач, барысы да үзгәрә. Аңа урланган галимне коткару миссиясе йөкләнә, бу җиңел эш булып чыкмый. Бонд серле явыз кеше тозагына эләгә.

Кемгә карарга: Триллер карарга теләүчеләргә.

  • Русия кинотеатрларында 30 сентябрьдән күрсәтелә башлый.

5. Бүлмәдән чыгу: чемпионнар турниры (Escape Room: Tournament of Champions)

Яңа уенга үз теләкләреннән тыш бер-берсен белмәгән 6 кеше тартыла. Алар һәрберсе куркыныч квестның җиңүчесе булып тора. Тик яңа квестта элекке биремнәр бик гади булып күренәчәк, чөнки аларны бик куркыныч сынаулар көтә. Исән калу ихтималы шактый кечкенә.

Куркыныч фильм "Бүлмәдән чыгу" фильмының дәвамы булып тора. Русиядә ул "Клаустрофобы" исеме белән чыга.

Игътибар! Куркыныч фильм трейлеры:

Кемгә карарга: Куркыныч фильмнар яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 23 сентябрьдән күрсәтелә башлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG