Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим вафат


Гәрәй Рәхим (1941-2021). Язучының Азатлык төшергән соңгы фотосы, ул 3 мартта Татарстан Язучылар берлеге җыенында катнашты
Гәрәй Рәхим (1941-2021). Язучының Азатлык төшергән соңгы фотосы, ул 3 мартта Татарстан Язучылар берлеге җыенында катнашты

Соңгы вакытта ул авырган, өендә җан биргән. Аңа быел 80 яшь тулган иде.

Бүген Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) вафат булган. Бу хакта аның дусты, шагыйрь Разил Вәлиев хәбәр итте. Ул үзенең Instagram аккаунтында "Хуш, бәхил бул, талантлы каләмдәшебез, якын дустыбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын!" дип язган. Гәрәй Рәхимгә 80 яшь иде. Кайчан, кайда җирләнәчәк әлегә билгеле түгел.

Гәрәй Рәхим 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Лениногорск районы Аланлык (Федотовка) авылында дөньяга килә. 1948-1959 елларда ул урта мәктәптә белем ала. Бу чорда әдип әдәбият белән кызыксына башлый. 1961 елда аның район газетасында "Язгы җыр" исемле беренче шигыре басылып чыга. 1962–1967 елларда Гәрәй Рәхим Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1967 елда "Татарстан яшьләре" газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1968–1972 елларда ул Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлегендә редактор; 1972–1977 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, 1978–1979 елларда "Казан утлары" журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире кебек вазифаларны башкара.

1987-1992 елларда Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, соңыннан "Шәһри Казан" газеты редакциясендә бүлек мөдире, 1992 елдан Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясендә референт һәм баш референт булып эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG