Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимияттән читләштерелгән Гвинея президенты фетнәчеләр кулына эләккән


Конакри урамында
Конакри урамында

Гвинеяда дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылдылар. Махсус гаскәр сугышчылары 83 яшьлек президентны  кулга алган.

5 сентябрьдә, Гвинеянең махсус гаскәр сугышчылары ил белән ун елдан артык идарә иткән президент Альфа Конденың кулга алынуы турында хәбәр итеп, видеомөрәҗәгать чыгарды.

Гвинея саклану министрлыгында бу мәгълүматны кире кактылар һәм президент сараеннан һөҗүм иткән төркемне кысрыклап чыгаруларын белдерделәр. Соңрак фетнәчеләр лидеры RTG дәүләт телеканалы эфирына чыгып, президентны кулга алуларын раслады, дип хәбәр итә Халыкара француз радиосы.

83 яшьлек Альфа Конде Гвинея белән 2010 елдан бирле идарә итә. 2020 елда аны 60 процент тавыш җыеп, өченче мөддәткә сайлаганнар иде. Гвинея кануннарына яраклы, Конде үз намзәтен өченче мәртәбә тәкъдим итә алмый иде. Илдә президент мандатларының саны ике белән чикләнгән. Шулай да хакимиятләр референдум уздырып, конституцияне үзгәртте һәм Кондега хакимияттә калырга мөмкинлек туды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG