Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каршылык күрсәтүчеләрне куып тарату өчен талиблар кисәтү уты ачкан


Кабулда Пакстан илчелеге янында протестка чыгучылар, 7 сентябрь

Пакстан илчелеге бинасы янына 70кә якын кеше җыелган. Алар Пакстанның Әфганстанга каршы гамәлләрен тәнкыйть итеп, төрле шигарьләр кычкырганнар.

"Талибан" хәрәкәте (Русиядә террор оешма дип табылган һәм тыелган) исламчылары Кабулдагы Пакстан илчелеге каршындагы протест чарасын куып тарату өчен һавага кисәтү уты ачкан. Бу хакта AFP хәбәр итә.

Матбугат чаралары мәгълүматына күрә, Пакстан илчелеге бинасы янына 70кә якын кеше җыелган. Араларында хатын-кызлар да күп булган. Алар Пакстанның Әфганстанга каршы гамәлләрен тәнкыйть итеп, төрле шигарьләр кычкырганнар.

Җирле басма протест чарасының Кабулга Пакстанның ведомствоара күзләү башлыгы Фәиз Хәмид килүе аркасында оештырылуын яза. Ул Әфганстанга талиблар чакыруы белән, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә килгән.

Шушы көннәрдә "Талибан" Панджшер тарлавыгындагы каршылык көчләрен җиңүе турында белдергән иде.

Панджшердагы оппозиция бу мәгълүматны кире какты һәм Пакстанны талибларга хәрби һәм матди ярдәм күрсәтүдә гаепләде.

Талиблар Кабулны 15 августта алды. Әфганстан президенты Әшраф Гани илдән китте.

1996 елдан 2001 елга кадәр идарә итү чорында "Талибан" шәригатьнең катгый төренә таянган иде. Илдә күп кенә сәяси хокуклар, төп ирекләр чикләнде, беренче чиратта бу кырыс кагыйдәләр хатын-кызларга кагылды. Хәзер талиблар кешеләрнең хокукларын саклаячагын белдерде. Әмма күп кенә әфганнар исламчыларга ышанырга ярамый дип сөйли. Әфган хатын-кызлары исламчылар тарафыннан хокуклары бозылуын һәм кысылуын хәбәр итә.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG