Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбировның матбугат очрашуына берничә медиага керү рөхсәте бирелмәгән


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Моны залда бөтен кешегә дә урын җитмәячәге белән бәйләп аңлатканнар.

Башкортстан башлыгы хакимияте Радий Хәбировның матбугат конференциясенә"Пруфы.рф", "Правда ПФО" һәм РИА ЕАН мәгълүмат порталларын аккредитацияләүдән баш тарткан. Башлыкның матбугат хезмәте Башкортстанда 474 матбугат чарасының рәсмиләштерелгән булуына һәм залда бөтен кешегә дә урын җитмәячәгенә сылтанган, дип хәбәр итте "Коммерсантъ".

"Пруфы.рф" чарага күзәтүчесе Рамил Рәхмәтовны, "Правда ПФО" – күзәтүче Андрей Ивановны, ә РИА ЕАН – хәбәрче Ольга Блажнованы аккредитацияләргә теләгән.

Радий Хәбировның 30 декабрьдә узган матбуган конференциясенә дә "Пруфы.рф" һәм "Правда ПФО" журналистларын кертмәгәннәр иде. Ул вакытта башлык хакимияте эпидемиологик вазгыятьнең начар булуына сылтанды.

Басма Башкортстан башлыгы идарәсеннән бу уңайдан аңлатма ала алмаган.

Радий Хәбировның зур матбугат очрашуы 8 сентябрьдә узачак. Ул кичке сәгать җидедә берничә телеканал һәм социаль челтәрләр аша журналистлар һәм халык сорауларына җавап бирәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG