Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Кытай юлы ачык тыңлауларсыз гына төзелә


Сүз Идел буе төбәкләренең берьюлы берничәсеннән үтә торган "Европа – Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридоры турында бара.

Ульян өлкәсе бу проектка 2020 елның ноябрендә керде. Төбәктәге тизйөрешле машина юлы берничә авылны үз эченә алачак, кайберләрен хәтта ике өлешкә бүләчәк. "Idel.Реалии"ның Кытай экспансиясе турындагы проектының яңа бүлеге Ульян өлкәсенә багышлана.

Журналистлар сораштырган җирле халык Ульян өлкәсенең зур гео-сәяси проектның бер өлеше булачагы турында имеш-мимешләр аша гына ишетеп белә. Күпләр яңалыкны уңай кабул иткән. Шул ук вакытта, әлеге мәсьәләгә кагылышлы нинди дә булса ачык тыңлаулар уздырулары турында бу кешеләр ишетмәгән. Ульян өлкәсе автомобиль юллары департаменты җитәкчесе сүзчесе дә басмага мондый тыңлауларның уздырылмавын раслаган.

Чувашиядән юл һәм транспорт иминлеге эшләре белән шөгыльләнүче юрист һәм адвокат Александр Николаев тыңлаулар узмавы әлеге юл төзелгән авылларда яшәүчеләрнең хокукларын боза дип белдерә.

"Бу очракта Ульян өлкәсе прокуратурасына коллектив хат язып, хакимиятләр гамәленең канунилыгын тикшерүне таләп итәргә мөмкин. Тыңлаулар уздыруның төп сәбәпләренең берсе буларак экологик иминлекне атарга була. Мондый глобаль проект тормышка ашырылганда халык күпме урманнар киселүе, моның ниләргә китерүе, экосистемда нинди үзгәрешләр барлыкка килүе турында белергә хаклы. Ни генә булмасын, ачык тыңлаулар узарга тиеш иде, мәсәлән, алар Чуашстанда оештырылды", дип сөйләгән Николаев.

Федераль юл агентлыгының (ФДА) Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматка караганда, "Европа-Көнбатыш Кытай" юлына А-151 Цивильск-Сембер юлы тулысынча керә. Моннан тыш, ул Сембер шәһәренә М-5 трассасыннан керү юлын да үз эченә алачак.

"Idel.Реалии" Кытайнең Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект башлаган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

Моңа кадәр Чуашстан, Самар өлкәсе һәм Татарстанда Кытай инициативаларының ничек тормышка ашырылуы турында аерым бүлекләр чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG