Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлау комиссиясе вәкилләре тавыш бирү вакытында "кызыл зонага" керәчәк


Рәсмиләр быел сайлауда ишегалларында, агач төбендә тавыш бирү булмаячак дип ышандыра.

Русия думасына узачак сайлауда Татарстан сайлау комиссиясе вәкилләре "кызыл зонада" коронавирустан авырып ятучылар янына керәчәк. Бү хакта 8 сентябрьдә Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Безнең өстәмә 46 тавыш бирү бүлгесе ачыла. Аларның күпчелеге зур медицина үзәкләрендә каралган. Без "кызыл зона" белән контактта булучылар өчен бүлге комиссиясе әгъзаларын вакытлыча җибәрергә уйлыйбыз. Әгәр дә авыру кеше теләк белдерсә, без аның тавыш бирү хокукын канәгатьләндерергә шартлар тудырачакбыз", диде ул.

Кондратьев сүзләренчә, быел сайлауда ишегалларында, бүкән, агач төпләрендә тавыш бирү каралмаган. Бу хакта сөйләүчеләрне ул ялган хәбәр таратуда гаепләде. Шул ук вакытта бүлге комиссиясе вәкилләренең өйгә барып тавыш җыю эше бу юлы да оештырылачак. Моның өчен узган елдагы сыман сейф-пакет кулланылачак.


Татарстанда 2810 сайлау бүлгесе эшләячәк. Моннан тыш, вокзал, һава аланы, хастаханә, тикшерү изоляторында, шифаханәләрдә дә тавыш бирү каралган.

Сайлау вакытында Татарстанда 16 мең күзәтүче эшләр дип көтелә. Шуларның 6 меңе сәяси фиркаләрдән тәкъдим ителгән, калган 10 меңен Татарстан һәм Русия иҗтимагый пулатлары җәлеп иткән.

Рәсмиләр Дума сайлавында һәр бүлгенең видео күзәтү камералары белән тәэмин ителәчәге турында белдерде. Татарстанда 100 меңнән артык камера куелачак. 2016 елда аларның саны 40 мең булган.

Русия думасына сайлау өч көн – 17, 18 һәм 19 сентябьрдә узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең тугыз субъектында төбәк җитәкчеләре, 39 төбәктә җирле парламентлар сайланачак. Быелгы Дума сайлавы моңарчы күрелмәгән суммага уздырыла. Сайлау оештыру һәм уздыру Русия бюджетына 21,4 миллиард сумга төшәчәк. Татарстанга 306 млн сум бүленә.

Элегрәк Татарстанда мәхкәмә "Яблоко" фиркасенең республика бүлеге рәисе Руслан Зинәтуллин "Навальный штаблары" эшчәнлегендә катнашкан дип таныды. "Навальный штаблары" быел җәй экстремистик оешма дип танылды һәм Русиядә тыелды. Аңа кадәр Вахитов районы мәхкәмәсе шулай ук "Яблоко" фиркасеннән дума сайлауларында катнашучы Елена Изотованың "Навальный штаблары"на бәйләнешле булуын таныды. Зиннәтуллин да, Изотова да бер ай эчендә әлеге карарларны Татарстан Югары мәхкәмәсендә шикаять итә алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG