Русия Гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев RT телеканалы операторын коткарырга теләгәндә һәлак булган. Бу хакта РБК хәбәр итте.
Фаҗига Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күнегүләре турында фильм төшергәндә килеп чыккан.
"Алар оператор белән бергә басып торганнар. Оператор таеп киткән һәм суга егылган. Шаһитләр җитәрлек булган, ләкин алар бу хәлләрне, Зиничевның ничек оператор артыннан суга томырылуын һәм чыгып торган ташка бәрелүен аңлап та өлгермәгән", дип язды RT каналы баш мөхәррире Маргарита Симоньян телеграм каналында.
Зиничевны яраланган оператор белән бергә ашыгыч рәвештә боралакта эвакуацияләгәннәр, ләкин икесе дә Норильски хастаханәсенә барып җиткәнче үк һәлак булган.
Министр вазифаларын вакытлыча Зиничевның беренче урынбасары Александр Чуприян башкарачак, дип хәбәр иткән РБКга министрлыктагы үз чыганагы.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте "Норильскида арктик зонаны гадәттән тыш хәлләрдән саклау максатындагы төрле идарәләр катнашындагы күнегүләр вакытында, хезмәт бурычларын үтәп, кеше гомерен коткарган вакытта гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевның фаҗигале төстә һәлак булуын тирән кайгы белән хәбәр итәбез", дигән белдерү чыгарды.
8 сентябрь иртәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте Зиничевның Красноярский төбәге губернаторы Александр Усс белән Норильскида яңа янгын сүндерү бүлеге бинасы төзелешен каравы турында белдергән иде.
Зиничевка 55 яшь иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!