Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал арты пенсионерлары Путиннан пенсияләреннән мәхрүм итүне сорый


Владимир Путин
Владимир Путин

"Фәкыйрь пенсияләребездән теләсә нинди карак һәм бурларның алтын унитазлары өчен түләп туйдык", диелгән аларның мөрәҗәгатендә.

Байкал арты төбәгенең Ясная бистәсе пенсионерлары Анатолий һәм Людмила Вертипраховлар Путинга мөрәҗәгать иткән. Алар президенттан махсус карар чыгарып үзләрен пенсиядән мәхрүм итүен сорый. Бу хакта Zab.ru басмасы хәбәр итә.

"Президент әфәнде! Безне пенсиябездән мәхрүм итү турындагы карар чыгаруыгызны сорыйбыз. Фәкыйрь пенсияләребездән теләсә нинди карак һәм бурларның алтын унитазлары өчен түләп туйдык", диелгән мөрәҗәгатьтә.
Моннан тыш, Вертипраховлар, хакимияткә ышанычлары булмау сәбәпле, якында узачак сайлауда катнашмаячакларын белдергән. "Төбәк хакимиятенең, Байкал арты төбәге прокуратурасының, район хакимиятенең, мәхкәмәләрнең күп елларга сузылган тоташ ялганы, шулай ук азык-төлеккә туктаусыз бәяләр үсүе һәм Русия президентына һәм хакимиятенә, Русия думасы депутатларына ышанычыбыз булмау сәбәпле, 17-19 сентябрьдә узачак сайлауда катнашудан баш тартабыз", диелгән пенсионерлар мөрәҗәгатендә.

2017 елның октябрендә Анатолий Вертипрахов Владимир Путиннан кабер казып бирүен һәм табут алуын сорап мөрәҗәгать иткән иде. "Хәзерге көндә минем акчам юк. Ипи дә сатып ала алмыйм. Мин һипертония белән авырыйм, көндәлек дарулар алырга да акчам юк", дип язды ул вакытта пенсионер.

Аның коммуналь хезмәтләр өчен 9 мең сум бурычы җыелган, ә пенсиясе яшәү минимумыннан да түбән булган. Мәхкәмә тәфтишләре (пристав) бурычлары өчен пенсиясенең 50 процентын тотып барган. Соңрак Байкал арты прокуратурасы мәхкәмә тәфтишләренең эшчәнлегендә канун бозулар тапты. Алар 72 яшьлек Анатолий Вертипраховның хисабыннан бөтен пенсиясен – 8516 сумны алган булган. Пенсионерга пенсиясенең яртысын кире кайтардылар.

Анатолий Вертипрахов ТКХ өлкәсендә 40 ел эшләгән. Ул ун ел дәверендә коммуналь хуҗалыкта һәм муниципалитетның бюджет акчаларын тотуда тәртип урнаштырырга омтылучы инициатив төркем әгъзасы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG