Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәү мәктәпләрендә татар телен укыту мөрәҗәгатенә җавап әзерли


Әлеге мәсьәләне хәзер татар конгрессы һәм Татарстан юстиция министрлыгы өйрәнә.

Мәскәү татарларының мәктәпләрдә татар телен укытуда ярдәм күрсәтүне сорап язылган мөрәҗәгатенә Рөстәм Миңнеханов җавап әзерләргә кушкан. Бу хакта 9 сентябрьдә Татарстан президентының сүзчесе Лилия Галимова хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Әлеге мөрәҗәгать Дөнья татар конгрессына төшерелде. Хәзер моңа мәгариф министрлыгы һәм юстиция министрлыгы да кушылды. Алар бу мәсьәләне өйрәнеп, үз тәкъдимнәрен җиткерәчәк һәм хатка җавап бирәчәк", диде ул.

Галимова сүзләренчә, татар телен өйрәнер өчен муниципалитетлар шартлар тудырырга тиеш.

"Русиянең теләсә-кайсы төбәгендә туган телне өйрәнер өчен һәркемнең тигез хокукы булырга тиеш. Бу канунда шулай язылган һәм моның өчен шартлар тудыру кирәк", диде президент сүзчесе.

Моңа кадәр "Мәскәү мәктәпләрендә туган тел" инициатив төркеме Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәү мәктәпләрендә татар телен укытуда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

"Мәгариф турында" канун кабул иткәнгә өч ел узды, туган телләр мәктәпләрдәге укыту планына керергә тиеш иде, ләкин чынлыкта бу канун эшләми. Мәскәүдә ата-аналарга әзер бланклар бирәләр, анда "туган тел" буларак урыс теле күрсәтелгән була", дип яза хат авторлары.

Бүген Мәскәүдә татар теле бары 1186нчы мәктәптә генә укытыла, ул элек "этномәдәни (татар) компонентлы" статусына ия белем йорты иде, дип искәрткән иде активистлар.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматларына караганда, бүген Русиянең 28 төбәгендә 1077 мәктәптә татар теле укытыла. Галимова сүзләренчә, республиканың 45 районы татарлар күпләп яшәгән 35 төбәк белән хезмәттәшлек итә, аларга укыту әсбаплары, әдәбият китереп тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG