Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русия хәрбие һәлак булган


Сүриядә Русия хәрбиләре, 2021 елның сентябре
Сүриядә Русия хәрбиләре, 2021 елның сентябре

Ул һуманитар йөк колонналары уза торган маршрутны тикшергән чакта шартлау булган.

Сүриянең үзәк өлешендәге һомс вилаятендә русияле хәрби һәлак булган. Аның автомобилен юл читенә куелган шартлаткыч белән шартлатканнар. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерүенә сылтанып, ТАСС хәбәр итә.

Һәлак булучы һуманитар йөк колонналары уза торган маршрутны тикшергән чакта шартлау килеп чыккан. Нәтиҗәдә ул авыр яраланган, ярдәм күрсәтелсә дә, үлгән.

Министрлык хәбәрендә мәрхүмнең исеме һәм дәрәҗәсе, хезмәт иткән бүлекчәсе дә ачыкланмаган. Рәсми саннарга күрә, Русия сугыш кампаниясе башланганнан бирле Сүриядә 100дән артык русияле үлгән.

Моннан тыш, дистәләгән русияле Бәшәр Әсад гаскәре тарафында (шул исәптән "Вагнер хәрби ширкәте"ндә) ялланып сугышканда һәлак булды. Русия хакимиятләре шәхси хәрби ширкәтләр белән элемтәсе булуын кире кага.

2016 елның җәендә Сүриядә Татарстан хәрбие Марат Әхмәтшин һәлак булган иде.

Медиа язганча, ул артиллерист булып хезмәт иткән һәм июньдә Пальмира янында һәлак булган. Аны ул елның августында җирләделәр.

Һәлак булган офицерга үлеменнән соң Русия каһарманы исеме бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG