Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 сентябрь һөҗүмнәренә 20 ел


Игезәк манаралар
Игезәк манаралар

20 ел элек АКШта дөнья тарихында иң зур террор һөҗүме нәтиҗәсендә 3 меңгә якын кеше һәлак булды. Гасыр башында булган бу һөҗүмнәр Америка гына түгел, бар дөньяга тәэсир итте. Азатлык әлеге вакыйгаларны искә алып, алар китергән нәтиҗәләрне барлый.

Бу дөньяны үзгәрткән көн булды. 2001 елның 11 сентябрендә Әл-Каидә сугышчан төркеменең 19 әгъзасы дүрт юлчы очкычын кулга төшереп, аларны АКШ тарихындагы иң зур террор һөҗүмнәре өчен кулланды. Илнең сәяси һәм финанс үзәкләрендәге бу зур фаҗигане миллионнарча кеше телевизордан тетрәнеп күзәтте.

11 сентябрь: дөньяны үзгәрткән террор көне
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:32 0:00

Иртәнге сәгать 8:46да бер очкыч Нью-Йорктагы Халыкара сәүдә үзәгенең төньяк манарасына килеп бәрелде. Башта кайбер шаһитлар моны очраклы каза дип уйлады. Әмма 17 минут узуга көньяк манарага икенче очкыч килеп бәрелде.

Ике очкыч та Бостоннан ягулык тулы баклар белән күтәрелгән. Икесендә дә бишәр террорчы булган. Алар очкычларны идарә итүне үз кулына алып аны корал итеп кулланган. Берничә йөз кеше очкычлар биналарга бәрелгәндә үк һәлак булды. Күпләр манараларның югары катларында калып, аннан чыга алмады.

Ул вакытта АКШ президенты Джордж Буш Флоридадагы бер мәктәптә иде. Президент идарәсе башлыгы аңа АКШка һөҗүм булды дип хәбәр итте. Һөҗүмнәрнең чынлыкта ни дәрәҗә булуы ачыкланганчы ук Буш АКШ халкына кыска мөрәҗәгать белән чыкты.

Президент идарәсе башлыгы Джордж Бушка һөҗүм турында хәбәр итә
Президент идарәсе башлыгы Джордж Бушка һөҗүм турында хәбәр итә

Очкычлар манараларга бәрелгәннән соң Федераль авиация идарәсе моңарчы беркайчан да булмаган фәрман чыгарып, барлык юлчылык очкычларын җиргә төшерергә кушты.

Әмма ул вакытта инде тагын ике очкыч террорчылар кулында иде. Аларның берсе Вашингтонга, АКШ саклану министрлыгы идарәсе урнашкан Пентагон бинасына таба юнәлде. Ул бинага 9:37дә килеп бәрелде. Очкычтагы барлык кешеләр һәм җирдә тагын 125 кеше һәлак булды.

Дөнья сәүдә үзәгендәге меңнәрчә кеше бинадан тиз генә чыгарга ашыкты, әмма күпләре инде өлгерә алмады. 9:59да көньяк манара ишелеп төште. Шәһәргә агулы төтен һәм тузан таралды.

Террорчылар кулындагы дүртенче, соңгы очкычтагылар туганнары белән телефон аша хушлашканда нинди террор һөҗүмнәре булганлыгын ишетә. Алар террорчыларга очкычны ниятләнгән бинага юнәлтергә юл куймау өчен берләшеп очучылар кабинасына бәреп керергә тырыша. Бәрелеш вакытында террорчылар очкычны борыны белән җиргә юнәлтә һәм ул Пенсильвания штатындагы бер басуга төшеп җимерелә. Беркем дә исән калмый.

Нью-Йорк, 11 сентябрь 2001
Нью-Йорк, 11 сентябрь 2001

Беренче очкыч килеп бәрелгән төньяк манара 10:30да ишелеп төште. Ике манара җимерелгәндә коткару эшләрендә катнашкан йөзләрчә янгын сүндерүче, полиция һәм медицина хезмәткәре һәлак булды.

Метро ябылу сәбәпле, йөзләрчә мең кеше Манһэттен утравыннан күперләр аша яки көймәләрдә эвакуацияләнде. Янгын сүндерелгәннән соң манаралар һәм җимерелгән күрше биналар хәрабәләрендә эзләү-коткару эшләре башаланды.

Башта корбаннар саны билгеле булмаса да, соңрак тикшерүчеләр бу һөҗүмнәрдә барлыгы 3 меңләп кеше һәлак булган дигән нәтиҗәгә килде. Тагын меңнәрчә кеше яраланды. Күп кенә коткаручылар, тузан һәм төтеннән нык агулану сәбәпле, алдагы елларда хәлләре начараеп үлде.

Соңрак АКШ күзләү хезмәтләре террорчыларның 15е Согуд Гарәбстаныннан, калган дүрте башка гарәп илләреннән булганын ачыклады. Очкычларны идарә иткән террорчылар очарга АКШта өйрәнгән булып чыкты.

Бу һөҗүмнәрне планлаштыру һәм финанслау белән Әл-Каидә җитәкчесе, Согуд Гарәбстанында туып үскән Усама бин Ладен шөгыльләнгән диелде. Тикшерүчеләр шулай ук 11 сентябрь һөҗүмнәренең баш архитекторы Әл-Каидә әгъзасы, пакстанлы Халид Шәих Мөхәммәт булганын ачыклады.

Нью-Йорк урамында Усама бин Ладен сурәте төшкән игълан, 18 сентябрь 2001
Нью-Йорк урамында Усама бин Ладен сурәте төшкән игълан, 18 сентябрь 2001

7 октябрь президент Буш Әл-Каидәгә һәм бу төркемне Әфганстанда сыендырган Талибанга каршы хәрби чаралар башлануын игълан итте.

11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң АКШның Әфганстандагы 20 еллык хәрби кампаниясе башланып китте. Буш администрациясе шулай ук "террорга каршы сугыш" игълан итте. Аның барышында АКШ көчләре 2003 елда Гыйракка да бәреп керде.

11 сентябрьдән соң АКШның үзендә дә тормыш нык үзгәрде. Кырыс иминлек чаралары һәм иминлек хезмәтләренең вәкаләтләрен нык арттыру чоры башланды.

Бу һөҗүмнәр кешелек тарихында иң күп корбанга китергән террорчылык акты булды. Аларда барлыгы 2977 кеше һәлак булды (бу санга 19 террорчы керми). Иң күп корбаннар Дөнья сәүдә үзәге биналарында булды, анда 2606 кеше үлде. Барлык дүрт очкычта 246 юлчы һәм экипаж әгъзасы булган, алар барысы да һәлак булды. Пентагон бинасында 125 кеше үлде.

Меңнәрчә кеше яраланды яки теракттан зур зыян күрде. Һәлак булган кешеләр арасында – 77 ил ватандашы. Дөнья сәүдә үзәге биналарында һөҗүм вакытында 17 меңнән артык кеше булган. Һөҗүм урынынан югарырак катларда булган 18 кеше генә исән кала алган (алар барысы да көньяк манарада булган).

Нью-Йорк, 11 сентябрь 2001
Нью-Йорк, 11 сентябрь 2001

АКШта террор гамәлләре вакытында Татарстанда мөфти булып эшләгән Госман Исхакый әлеге террор гамәлен дөнья мөселманнары өчен зур фаҗига буларак искә ала.

"Кан кыю, җинаять эшләү бернинди диндә дә кабул ителми. Бөтен диннәр бу эшләргә каршы. Ике дистә вакыт узды, әле дә бу җинаятьне кем эшләве турында төрле фикерләр чыга. Эшләүчеләре гарәпләр, мөселманнар, әфганнар булса да, аның артында кем торуы әле дә 100 процент мәгълүм түгел. Ләкин нәрсә генә булса да, бу безгә бер зур хәсрәт булды. Кайбер илләрнең болай да мөселманнарга карашы начар иде. Шушы вакыйгадан соң мөселманнарга вәхшиләр, үтерүчеләр дигән тамга сугылды.

Шушы вакыйгадан соң мөселманнарга вәхшиләр, үтерүчеләр дигән тамга сугылды

Мин ул вакытта Татарстан мөфтие идем. Гарәп һәм Европа илләренә барырга туры килде. Бөтен утырышларыбыз, сөйләшүләребез әлеге хәлләрне искә алудан башлана иде. Кан түгү бер дә онытылмый. Бу эшне эшләгән кешеләр мөселманнар түгел, чөнки чын мөселманнар кан түгүчеләр түгел.

Бүгенге көндә миллиардлаган мөселман бар. Күпләр мәҗбүрият белән түгел, ә мөселманнарның үрнәк тормышларын күреп исламга килде", диде Госман хәзрәт.

Ул вакытта Казанда төзелеп килүче Кол-Шәриф мәчетендә хуҗалык эшләрен алып барган, хәзер Киров мөфтие Зөфәр Галиуллин әлеге террор гамәле исламга зыян салу максаты белән эшләнгән гамәл дип саный.

"Махсус эшләнгән әйбер. "Ал-Каидә"ләр, "Талибан"нар ул бит мөселманлык түгел. Ислам мәгърифәт юлы белән чәчәк ата. Бу барысы да ислам динен йолага әйләндереп калдырыр өчен эшләнә.

Менә хәзер шул хәлләрдән соң тыелган китаплар эзлиләр, башкасын эзлиләр

Менә хәзер шул хәлләрдән соң тыелган китаплар эзлиләр, башкасын эзлиләр. Китапны интернеттан да укып була аны. Кайвакыт телевизордан террорчы дип күрсәтелгән китапларның террорга бернинди катнашы юк. Ә халык бит аны аңламый. Сакалга бәйләнәләр, ыштан кыскалыгына.

Фәнни дәрәҗәдәге ислам дөньяга кирәк түгел. Укытырга, белем таратырга кирәк. Ислам динен Таҗикстан, Үзбәкстаннан килгәннәр түгел, үзебезнекеләр укытырга тиеш", диде Зөфәр хәзрәт.

Казанның "Нурулла" мәчете имамы Габдулла Галиулла бу террорны мөселманнар эшләмәде дигән фикердә тора.

"АКШ махсус хезмәтләре эшләгән эш бу. Ул елларда куркыныч хәлләр булды: күп халык үлде, аннары мөселманнарны гаепләү китте, АКШның Әфганстанга барып керү, шуннын Гыйрак китте. Ислам дәүләтләренә зыян китерү өчен эшләнгән эш булды.

Русиядә дә андый кешеләр (террорчылар - ред.) бар дип, аларны утырттылар, шуннан бу хәрәкәт дәвам итте. Дөнья буйлап китте. Мөселманнарга тап төшерү өчен эшләнде. Бу бары исламга зыян китерде", ди Габдулла хәзрәт.

Сан-Францискода яшәүче Даян һәм Оркыя Сафалар бу террор гамәленнән соң халык сакланыбрак йөри башлавын әйтә.

Мин ул вакытта авиаширкәттә эшли идем, шуңа бик куркыныч булды

"Инде 20 ел вакыт узды бит. Мин ул вакытта әле авиаширкәттә эшли идем, шуңа бик куркыныч булды. Сан-Франциско һава аланы да берничә көнгә ябылды. Бөтен кеше сакланып йөри башлады, әмма без мөселманнар булсак та тәэсир итмәде, татар мәхәлләбездә тыныч булды. Урамда яулыктан йөрмибез, йөзебез дә аграк, бәлкем шуңадыр да бернинди куркынычны күрмәдек. Күрше тирәләр безнең мөселман икәнебезне белә, әмма беркем берни әйтүче булмады.

Даян әфәнде инде 28 ел татар мәхәлләсендә имам булып тора. Күрше тирәдә төрле халыклар яши: итальян, кытай, австралияле. Бик тату яшибез. Мәхәлләбез йортында дини бәйрәмнәрне уздырабыз", диде Оркыя Сафа.

11 СЕНТЯБРЬ ҺӨҖҮМНӘРЕНЕҢ ТӨП НӘТИҖӘЛӘРЕ:
1. Якын Көнчыгышта сугышлар. Һөҗүмнәргә җавап булып 2001 елда АКШ Әфганстанга, 2003 елда Гыйракка гаскәр кертә. Якын Көнчыгышта озак еллар дәвамында сугыш бара, ул әле дә дәвам итә. 20 ел дәвамында террорчы һөҗүмнәре дә тынмый, алар АКШта да, Европада да, Якын Көнчыгышта да корбаннарга китерә.
2. Исламофобия артуы. Террорчы актлар Көнбатышта мөселманнарга карата тискәре караш барлыкка китерә, исламофобия нигезендә җинаятьләр арта. Медиада исламны террорчы дин дип кабул итү гадәткә керә.
3. Саклану өлкәсенә игътибар артуы. 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң дөньяда иминлек һәм саклану мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелә башлый. Сәясәткә озак елларга террорчылык белән көрәш идеологиясе үтеп керә, саклану өлкәсендә күпкә күбрәк акчалар сарыф ителә башлый, һава аланнары кебек стратегик урыннарда иминлек кагыйдәләре кырыслатыла.
4. Икътисади зыян. Террорчы һөҗүмнәр АКШка финанс яктан да тәэсир иткән. Финанс базарында Бөек депрессия вакытыннан соң индексларның иң зур төшүе теркәлгән. АКШ акцияләре бер атна дәвамында 1,2 триллион доллар югалткан. Түбән Манхэттенда офис киңлекләрнең 30%ы юк булган, һава юллары ширкәтләре дә зыян күргән.
5. Экологик зыян. Игезәк манаралар җимерелү нәтиҗәсендә меңнәрчә тонна агулы чүп барлыкка килә (алар арасында кургаш, терекөмеш кебек матдәләр дә була). Янгыннар нәтиҗәсендә атмосферага зур күләмдә диоксин һәм төрле канцерогеннар да эләгә. Бу коткару һәм хәрабәләрне чистарту эшләре белән шөгыльләнүчеләр арасында күпсанлы авыруларга китергән дип санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG