Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активистлары Казанда Альберт Разинны искә алып пикетларга чыкты


Радик Җинанов
Радик Җинанов

Казанда ТИҮ вәкилләре Радик Җинанов һәм Кәшиф Гатин туган телен яклап үзен үзе яндырган удмурт милли активисты Альберт Разинның үлеменә ике ел тулу көнендә ялгыз пикетлар оештырды.

10 сентябрь Татарстан министрлар кабинеты алдында үткән ялгыз пикетларда татар активистлары "Удмурт каһарманы Альберт Разин туган теле өчен үзен үзе яндыруга 10 сентябрьдә ике ел тулды. Татар кешесе! Син туган телең югалмасын өчен нәрсә эшлисең?" һәм рус телендә "Әгәр иртәгә минем телем юкка чыга икән, мин бүген үлергә әзермен. Альберт Разин.10 сентябрь 2019" дигән шигарләр күтәреп торды.

Ялгыз пикетта катнашкан активист Радик Җинанов Азатлыкка, бу пикетка чыгуның максаты — татар һәм урыс булмаган башка халыкларга үз телләрен югалту, аларның мәгариф системын югалту янавын искә төшерү дип әйтте.

"Мәскәүнең урыслаштыру сәясәте бик көчле. Моны онытмаска кирәк. Удмурт милли активисты Альберт Разинның үз-үзен яндыруына бүген ике ел тулды.

Разин үз-үзен яндырып, бөтен халыкларны, Мәскәүне, халыкара оешмаларны, БМОны Русиядәге урыс булмаган халыкларның телләре югалуына, милли мәгариф системнарының булмавына, асимиляция процессы баруына игътибарны җәлеп итергә теләде.

Бу пикетны күреп, бәлки, Татарстан түрәләре дә әз-мәз булса да, уйланырлар, милли мәгариф системын кайтарырлар, татар балалары татарча укыр дигән максат белән дә чыктым", дип белдерде ул.

Ялгыз пикетта торган икенче бер ТИҮ активисты Кәшиф Гатин фикеренчә,Разинның үз-үзен үтерүе Русия милли сәясәтенең җинаяте булып тора. "Альберт Разин да империянең әлеге сәясәтенә каршы чарасызлыктан һәм калган милләтләргә көрәшү өчен факел булып үзен яндырды", диде ул.

Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

Кәшиф Гатин Татарстан хакимиятләре дә әлеге вакыйгадан үзләренә сабак чыгарырга тиеш, дип саный.

"Татарстан хакимиятендә дә безнең шикелле кешеләр утыра. Әмма алар вертикаль хакимиятнең һәрбер әйткән боерыгын бик төгәл иттереп һәм хәтта арттырып үти. Алар беренчедән вертикаль хакимиятнең башкарма элементлары, икенчедән, аларның бит әле һәрберсенең шәхесе бар. Аларның да ана телләре бар. Алар да уйланырга тиеш.

Республика түрәләре антифедераль, антиконстициячел кануннарны юкка чыгарып, милләтләрнең тигез үсешен тәэмин итә торган кануннар кабул итергә тиеш. Милләтләр яшәсен, телләре саклансын өчен һәрбер миләтнең үзенең милли республикасы булырга тиеш. Шул вакытта гына ул милләт яши ала. БМО документларында да бу шулай язылган", дип белдерде пикетчы.

Татар җәмәгать эшлеклеләре 4 сентябрьдә Разинны Удмуртиядә искә алу чарасында катнашкан иде. Ул Алнаш районы Кузюмово авылында узды.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG