Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bellingcat: Русиядә интернетның чит ил сегменты акрынайтыла ала


Христо Грозев
Христо Грозев

Аккредитация узган провайдерлар барлык кулланучылар турында мәгълүматны тапшырырга тиеш булачак дип белдерде журналист.

Bellingcat халыкара тикшеренүләр порталы журналисты Христо Грозев Русия хакимияте берничә елдан интернетның чит илләр сегментын акрынайта ала дип саный. Бу хакта ул Таллинда узган Леннарт Мери исемендәге конференциядә чыгыш ясаган (чыгыштан өзекләрне Habr чыгарды).

"Барлык һостинг-провайдерлар аккредитациясен кертү юлы белән Русиядә интернетны юкка чыгару турында конкрет план әзер дигән мәгълүмат алдык", дип белдерә Грозев. Аккредитация узган провайдерлар барлык кулланучылар турында мәгълүматны тапшырырга тиеш булачак, бу интернетта анонимлыкны бетерәчәк, ди ул.

Аккредитация уза алмаган провайдерларның тизлеге секундына 24 Кбит-ка кадәр акрынайтыла алачак. Бу 2 елдан соң мөмкин булачак, ди Грозев.

"1990нчы елларны хәтерләүчеләр өчен бу үткәнгә кайту булачак. Ул чакта интернетка тоташу нәкъ шул тизлектә булган. Русиядә мондый тизлеккә күчү интернетны юкка чыгаруны аңлатачак", дигән ул.

Русия Тышкы эшләр министрлыгы Мария Захарова үз чиратында Таллинда узган бу конференцияне "котырган русофоблар" форумы дип атады.

Сентябрь башында гына Роскомнадзор Русиядә алты VPN-хезмәтне блоклады. Алар арасында дөньяда иң яхшы VPN-хезмәтләр исемлегенә кергән ExpressVPN, Nord VPN һәм IPVanish VPN хезмәтләре дә бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG