Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан активисты Хәбиров сүзләрен экстремизмга тикшерүне сорый


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы "Туры элемтә" барышында "хакимият җиңел генә бирелми, ул яулап алына" дигән иде.

"СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллин Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Ул Башкортстан башлыгы Ради Хәбировның "Туры элемтә" вакытында әйткән "хакимиятне яулап алу" сүзләрендә экстремизм булу-булмауны тикшерүләрен сорый.

"Җинаять кодексында 278нче маддә бар. ("Көч кулланып хакимиятне яулап алу яки тоту"). Безнең хокук саклау оешмалары нинди дә булса оппозиционер сәясәтчеләр, бәйсез активистлар яки гади кеше әйткән һәм язган теләсә нинди сүзләргә бәйләнергә ярата бит. Республика башлыгы сүзләрен дә тикшерсеннәр", ди Рәхмәтуллин.

Күптән түгел "Туры элемтә" вакытында Радий Хәбиров журналистның бәйсез намзәтләрне сайлауларга уздырмаулары хакындагы соравына җавап биреп, хакимиятне ничек тотарга кирәген аңлаткан иде.

"Хакимият беркайчан да җиңел генә бирелми. Ул һәрвакыт яулап алына. Һәм хакимиятне яулап алган кеше аннан беркайчан да аерылмаячак. Анда көчле көрәш бара. Нишләп әле син бу хакимиятне тәнкыйтьләгәндә без сиңа кызыл келәм җәеп торырга тиеш ди?" дигән иде.

Хәбировның бу сүзләре "Туры элемтә"не караган күп кенә журналистларны һәм җәмәгатьчеләрне аптырашта калдырды.

"Конституциягә яраклы, Русиядә хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күп милләтле халкы. Бу халык үзендәге хакимиятне кануннарга яраклы, ирекле рәвештә, вакытлыча һәм өлешчә генә төрле түрәләргә бирә, шуның өчен аларга хезмәт хакы түли. Бу халыкның шушы хакимиятен кемдер яулап алган да, болай гына кире бирмәячәк дигән сүзме?", дип язды журналист Марат Гәрәев та.

Радий Хәбировның зур матбугат очрашуы 8 сентябрь узды. Ул 4 сәгать дәвамында берничә телеканал һәм социаль челтәрләр аша журналистлар һәм халык сорауларына җавап бирде. Матбугат очрашуына кайбер ирекле медиа вәкилләренә керү рөхсәте бирелмәде. Моны залда бөтен кешегә дә урын җитмәячәге белән бәйләп аңлаттылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG