Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски колониясендәге тоткыннар ачлык игълан иткән


Иркутски өлкәсендә колония
Иркутски өлкәсендә колония

Тоткыннар даими рәвештә дәвам иткән мыскыллауларга һәм җәзаларга протест белдерә диелә.

Иркутски өлкәсенең 2нче төзәтү колониясендә ике хөкем ителүченең үлеме сәбәпле, тоткыннар ачлык игълан иткән. Бу хакта Сибирь.Реалии хәбәр итә.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) прокурорга биргән хәбәренә күрә, тоткыннарның үлеменнән тыш, биредә тоткыннарга физик көч куллануның уннан да ким булмаган очрагы теркәлгән.

Gulagu.net хокук яклау проектына нигез салучы Владимир Осечкин әйтүенчә, тоткыннар даими рәвештә дәвам иткән мыскыллауларга һәм җәзаларга протест белдерә. Эчке документларга күрә, бу колониядә хөкем ителүчеләрне түбәнсеткәннәр, анадан тума чишендергәннәр, кыйнаганнар, кулларын богаулаганнар, идән буйлап сөйрәп йөрткәннәр.

Колониядә ачлык тоткыннарның үлеме һәм аларны кыйнау сәбәпле игълан ителүен хөкем ителгәннәрнең туганнары да раслый.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Иркутски өлкәсе матбугат хезмәтендә редакциянең шалтыратуларына һәм язмача мөрәҗәгатенә җавап бирмәгәннәр.

Күптән түгел Иркутски өлкәсенең 15нче колониясенең элеккеге җитәкчесе Андрей Верещакка ачылган җинаять эше төгәлләнде. Бу колониядә 2020 елның апрелендә фетнә булган иде. Верещакны авыр нәтиҗәләргә китереп, вәкаләтләрен арттырып җибәрүдә гаеплиләр.

2020 елның 10 апрелендә булган фетнә, тоткыннар әйтүенчә, колония хезмәткәре бер тоткынны кыйнаганнан соң башланган. Бу кыйнаудан соң әлеге тоткын кан тамырларын кискән һәм видеомөрәҗәгать яздырган. Шуннан соң аны кабат кыйнаганнар. Протест йөзеннән тагын 17 хөкем ителүче үз-үзләрен җәрәхәтләгән.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Иркутски өлкәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, тоткыннар 15нче колония хезмәткәренә һөҗүм иткәннәр.

Фетнәдән соң бер ел эчендә тоткыннарны башка җәза үтәү колонияләренә күчерделәр. Тоткыннар әйтүенчә, башка колонияләрдә дә аларны фетнә оештыруларын тануларын сорап җәзалаганнар.

Җәза мөддәтен үтәүчеләрнең һәм туганнарының шикаятьләренә нигезләнеп, 2021 елда Иркутски өлкәсендә вәкаләтләрне арттырып җибәрү маддәсе нигезендә ФСИН хезмәткәрләренә тугыз җинаять эше ачылган. Аларны тоткыннарны җәзалауда һәм көч куллануда гаеплиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG