hh.ru эш эзләү сайты Татарстандагы күпме хезмәткәрнең инвестицияләү белән шөгыльләнүен, финанс пирамидалары белән очрашуын һәм никадәр еш, күпме күләмдә акча югалтуын ачыклап чыгарган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә.
2021 елның 20 августыннан 8 сентябренә кадәр 1220 Татарстан кешесе сораштырылган. Аларның дүрттән бере инвестицияләүдә тәҗрибәсе булуын әйткән. 67 проценты – криптовалютага, 41 проценты – хиссәләр һәм кыйммәтле кәгазьләргә, 19 проценты – валютага һәм 5 проценты гына күчемсез милеккә акча керткән.
Сораштыруда катнашканнарның барысы да диярлек (83 процент) кайчан да булса инвестицияләреннән килгән керемнәргә яши башларга хыяллануын белдергән. Әмма кертемнәрдән килгән керем 42 процентын гына канәгатьләндерә.
Татарстаннар ешрак бу юл белән үзләренә пассив керем ясарга өмет итә (59 процент). Сораштыруда катнашканнарның яртысы диярлек (49 процент) моны кызыксынудан, өчтән береннән артыгы ( 35 процент) төп кереме яшәү өчен җитмәгәнгә эшләп карарга булган.
Сораштырылганнарның 66 проценты финанс пирамидалары белән таныш, 41 проценты бер мәртәбә булса да алардан зыян күргән, ә һәр алтынчы кеше диярлек пирамидаларда акчасын югалткан. Аларга килгән зарар Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан берничә мәртәбә артык: 100 меңнән 500 мең сумга кадәр акчасын халыкның 33 проценты югалткан. Ә һәр унынчы кеше (11 процент) 1 миллион сумнан артык акчасын финанс пирамидаларында батырган.
Июль аенда Татарстанда берничә финанс пирамидасы эшен туктатты. Алар арасында иң зурысы булган Finiko 13 июль көнне түләүләр туктатылуы турында белдерде. Аны төзегән Кирилл Доронин 28 сентябрьгә кадәр сак астына алынды.
Finiko пирамидасына күп кешеләрнең акчаларын җәлеп итүдә шикләнелгән Лилия Нуриеваны һәм финанс пирамидасының "вице-президенты" Динә Габдуллинаны, шулай ук "вице-президент" дәрәҗәсендә булган Казан эшкуары Илгиз Шакировны 7 сентябрьдә тоткарладылар. Алар да сак астында.
10 сентябрьгә Finiko пирамидасы китергән зыян миллиард сумнан артып китүе билгеле булды. 3300 кеше оешма өстеннән шикаять язган. Finiko-га татарстаннардан тыш, Австрия, Венгрия, Германия, АКШ һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе илләре ватандашлары да акчаларын биргән булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!