Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан думага намзәт Сидякин хатынының бизнесы һәм милеге турында видео чыкты


Александр Сидякин
Александр Сидякин

Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин Дәүләт думасына сайлауда катнаша. Чит илләрне даими тәнкыйтьләгән Сидякин буш вакытларын АКШ һәм Британиядә үткәрә.

Опозицион сәясәтче Любовь Соболь "Навальный LIVE" каналында Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе, Дәүләт думасының Татарстаннан элекке депутаты Александр Сидякинның милеге турында репортаж әзерләде. Сидякин Дәүләт думасына сайлауда Башкортстаннан катнаша, "Бердәм Русия" фиркасе исемлегендә ул икенче булып бара.

Соболь сөйләвенчә, Сидякин туганнарының 400 миллион сумнан күбрәк суммага күчемсез милке бар. Аның рәсми булмаган хатыны Ксения Швыревада һәм малаеның йортлары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә сатып алынган.

Үзен Көнбатыш дәүләтләре белән көрәшүче булып сурәтләүче Сидякинның буш вакытын АКШ белән Британиядә үткәрүе турында әйтелә. Сидякин белән бергә яшәгән Швыреваданың күпмиллионлы күчемсез милке һәм SASHA маркалы кием бизнесына нечкәлекләре бәян ителә.

Моннан тыш Соболь Башкортстанда "Бонус" газетының тиражы чыкмый калуы турында да әйтеп уза. Аның сүзләренчә, бу басмада Швыреваның бизнесы турында тикшеренү чыгарга тиеш булган. Ахыр чиктә бу тикшеренүне "Новая газета" бастырган.

Моңарчы Александр Сидякинның Русия думасына Татарстаннан сайланганы булды. Ул кануннар тәкъдим итүдә иң актив депутларның берсе саналды. Аерым алганда, Сидякин митинглар вакытында хокук бозулар өчен җәзаны арттыру инициативасы һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларны ят агентлар дип тану кануны авторларының берсе булды. Депутатлык эшчәнлеге вакытында Сидякин барлыгы 150 канун өлгесе тәкъдим итте, аларның 50се федераль канунга әйләнде.

Думада "Бердәм Русия" фиркасен тәкъдим иткәндә Сидякин тарафыннан тәкъдим ителгән канун өлгесе нигезендә чит илдән акча алучы һәм Русия җирендә сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче, аерым алганда хакимият сәясәтенә каршы чараларны оештыручылар "чит ил" агентлары дип тану кануннары кабул ителде.

2012 елда Сидякин Думада трибунада чыгыш ясаган вакытта Русия оппозициясе билгесе – ак тасманы таптады.

"Бу тасманы таптыйсым килә, чөнки аны йөртүче кешеләр илне таптарга теләде", диде Сидякин. Аның сүзләренчә, ак тасма – ул чит ил сәясәт технологлары көчләп тагарга тырышкан инкыйлаб һәм илгә хыянәт итү билгесе. Сәясәтче шулай ук, ник сез ул тасманы киясез, дип ак тасма кигән "Гадел Русия" депутатларына мөрәҗәгать итте.

Александр Сидякин Карелия өлкәсендә туган. 2000нче еллар башында Башкортстанда эшли. Күпмедер вакыт Пенсионерлар фиркасенең, "Гадел Русия" фиркасенең Башкортстан бүлекчәләрен җитәкли, Уфа моторлар төзү берләшмәсе җитәкчесе киңәшчесе була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG