Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта Русия думасына намзәтне тоткарлаулары турында Сергей Миронов баш прокуратурага шикаять иткән


Вадим Искәндәров - уртада
Вадим Искәндәров - уртада

Башкортстаннан «Гадел Русия» фиркасеннән намзәт Вадим Искәндәров һәм тагын җиде кешене Стәрлетамак шәһәр мәйданнарының берсендә агитация чарасы уздырганда тоткарлаганнар. Алар полиция бүлекчәсендә өч сәгатьтән артык тотылган.

"Гадел Русия" фиркасе рәисе Сергей Миронов партиянең Русия Дәүләт думасына намзәте Вадим Искәндәровны Стәрлетамакта тоткарлау сәбәпләрен сорап баш прокурор Игорь Красновка мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта фирканең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шимбә көнне Стәрлетамак шәһәр мәйданнарының берсендә агитация чарасы уздырганда 8нче бер мандатлы бүлгедән Русия думасына депутатлыкка намзәт Вадим Искәндәровны һәм аны агитацияләгән җиде кешене полиция тоткарлады.

Искәндәров әйтүенчә, хакимият вәкилләре мәйданда иртәдән кичкә кадәр "Бердәм Русия" фиркасенең рәсми чарасы узуын", әлеге урынның алдан ук алынган булуын белдергән.

Намзәт һәм аны агитацияләүчеләр бернинди аңлатмасыз, физик көч кулланып тоткарланган һәм шәһәрнең полиция бүлекчәсенә озатылган. Полиция хезмәткәрләре Искәндәровның депутатлыкка теркәлгән намзәт булуына игътибар итмәгән. Бу сайлау канунын бозу булып санала.

Полиция бүлекчәсендә агитацияләүчеләрдән аңлатма алганнар. Ике кешегә "Полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмау" маддәсе нигезендә административ беркетмәләр төзелгән. Депутатлыкка намзәт Искәндәровтан аңлатма алмаганнар, гафу үтенми генә чыгарып җибәргәннәр. Тоткарланучылар полиция бүлекчәсендә өч сәгатьтән артык тотылган.

Намзәт үзе һәм активистлар моны хакимият оешмалары вәкилләренең сайлау кампаниясенә тупас тыкшынуы буларак бәяли.

Сергей Миронов та шундый ук фикердә. Ул "Искәндәровның сайлау хокукларын ачыктан-ачык бозулары"на ачуы килүен белдергән.

Миронов баш прокурор Игорь Красновка депутат мөрәҗәгате юллаган. Бу гаризада Искәндәровны һәм аны агитацияләүчеләрне тоткарлаганда "полиция хезмәткәрләренең тоткарлау сәбәпләрен теркәгән беркетмәләр яки башка документлар төземәве" әйтелгән.

Миронов "полициянең әлеге гамәлләре Искәндәровның төп конституция хокукларын канунсыз рәвештә бозуы гына түгел, Русия Думасына депутатлыкка теркәлгән намзәтнең сайлау алды кампаниясен үткәрүенә камачау итүе дә", дип искәрткән.

Сәясәтче полиция хезмәткәрләре канун гына бозып калмыйча, эшләгән оешмаларының "тоткарлауның канунсыз булуы ачыклануга шунда ук кешеләрне гафу үтенеп азат итәргә" дигән фәрманын да үтәмәгән, дип белдергән. Миронов баш прокурордан әлеге вакыйганы тикшерүен сораган.

Узган шимбәдә Стәрлетамакның 225 еллыгына багышлап оештырылган бәйрәм концерты "Бердәм Русия"не агитацияләү чарасына әйләнеп калды.

Вадим Искәндәровны һәм аны агитацияләүчеләрне, үзләре әйтүенчә, Башкортстан президенты Радий Хәбиров һәм Искәндәровның "Бердәм Русия" фиркасеннән көндәше Динар Гыйльметдинов чыгыш ясарга тиеш булган вакытта тоткарлаганнар. Рәсми мәгълүмат чаралары Радий Хәбировның бу чарага республика башлыгы буларак түгел, "Бердәм Русия" фиркасенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе буларак килүен хәбәр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG