Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсенең ракет хәрби бүлегеннән солдат югалган


Югалган Рөстәм Н.
Югалган Рөстәм Н.

25 яшьлек Рөстәм Н. урманга киткән һәм кире кайтмаган. Фаразларның берсе – солдат урманга гөмбә җыярга киткәч адашкан, икенчесе – хәрби бүлектән үзе чыгып киткән.

Киров өлкәсенең Юрья районы урманнарында хәрби хезмәттәге солдат югалган. Cолдат гөмбә җыю өчен хәрби бүлекнең команда-үткәрү пунктыннан чыгып китеп адашкан булуы ихтимал. Моннан тыш солдат Калашников автоматы булган килеш хәрби бүлектән үзбелдеклелеге белән чыгып киткән дип тә әйтәләр. Бу хакта "Давеча" телеканалы һәм башка мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Солдатның кайсы хәрби бүлектән югалуы турында мәгълүмат бирелмәгән, әмма җирле халык хәбәрләренә күрә, Рөстәм Н. Мелитопольски Кызыл Байрак ракет дивизиясендә хезмәт иткән.

Егетнең югалуы турындагы белдерүләр Юрья районы торак пунктларында һәм "Вконтакте"дагы махсус төркемдә бар.

Эзләү төркеме мәгълүматларына күрә, солдатны Юрья һәм Мурши районнары урманнарында эзлиләр. Эзләү чарасында йөздән артык кеше, хәрбиләр, полиция, боралак һәм этләр белән кинологлар катнаша. Әмма Киров өлкәсендә озакка сузылган яңгырлар бу эшкә комачаулый. Яңгыр этләргә эз табуны кыенлаштыра. Солдатны эзләү алтынчы тәүлек дәвам итә.

"Лиза Алерт" эзтабарлар отряды волонтёрлары мәгълүматына күрә, 13 сентябрьдә Юрья районы урманнарында тагын бер кеше – Подгорцы авылыннан 32 яшьлекк Ольга З. Да юкка чыккан. Аңа кадәр Юрья районында 74 яшьлек пенсионер югалган иде. Берничә көннән аны исән килеш таптылар. Бу вакыт эчендә пенсионер урманда адашып йөргән, ләкин мөстәкыйль рәвештә җирлектә яшәүчеләрнең бакчаларына килеп чыккан.

2013 елда Киров өлкәсенең Опарино районында абыйлы-энеле Кулаковлар югалган иде. Балалар урманга китеп, кире кайтмады. Аларны коткаручылар, полиция, этләр белән кинологлар эзләде, әмма нәтиҗәсе булмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG