Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple дүрт яңа iPhone смартфоны тәкъдим итте


Яңа iPhone 13 модельләре
Яңа iPhone 13 модельләре

Русиядә аларны сату 24 сентябрьдән башланачак дип көтелә.

Сишәмбе көнне Apple ширкәте яңа iPhone смартфоннарын тәкъдим итте. Презентациядән бер сәгатьлек туры эфир алып барылды.

Чара барышында IT-ширкәте дүрт яңа айфон тәкъдим итте: iPhone 13, iPhone 13 mini, iPhone 13 Pro һәм iPhone 13 Pro Max. iPhone 13 экраны элекке айфондагы кебек үк 6,1 дюйм зурлыгында, ул OLED-дисплей белән җиһазландырылган. Дисплей чикләре элекке модельләрдән 20%-ка кечерәк диелә.

Яңа смартфоннарда камералар заманчалаштырылган. 13 һәм 13 mini модельләрендә камералар диагональ буенча урнаштырылган. Яңа телефоннар видеоны "кино эффекты" рәвешендә яздыра алачак. Apple тарихында беренче тапкыр 1 терабайтлык айфон барлыкка килде (Pro версияләре өчен).

iPhone 13 аккумуляторы элекке модельдән 2,5 сәгатькә күбрәк эшли алачак, iPhone 13 mini – 1,5 сәгатькә. iPhone 13 Pro Max 12нче модельдән 2,5 сәгатькә күбрәк, iPhone 13 Pro 12нче модельдән 1,5 сәгатькә озаграк эшли алачак диелә.

iPhone 13 mini бәясе 699 доллардан башланачак, iPhone 13 – 799 доллардан, iPhone 13 Pro – 999 доллардан, iPhone 13 Pro Max – 1099 доллардан ,башлап торачак.

Русиядә яңа айфоннарга алдан заказ бирү 22 сентябрьдән мөмкин булачак, сату 24 сентябрь башланачак дип хәбәр ителә. Русиядә iPhone 13 79,9 мең сумнан, iPhone 13 mini 69,9 мең сумнан башлап торачак. 1 терабайтлык iPhone 13 Pro Max 159,9 мең сум торачак диелә.

Apple ширкәте – дөньяның иң зур IT-ширкәтләренең берсе. МТС мәгълүматынча, 2020 елның җәендә Apple 50 мең сумнан кыйбатрак булган смартфоннар базарының 70%-ын алган. Ширкәт саткан iPhone саны 2019 елның җәе белән чагыштырганда 34%-ка арткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG