Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан вакциналанган һәр кеше өчен табиблар 200 сум акча алачак 


Түләүләр бу елның 27 августыннан 31 декабренә кадәр биреләчәк.   Карарны республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган. 

Башкортстанда коронавирустан вакциналанган һәр кеше өчен табиблар 200 сум акча алачак. Әлеге карар проектын республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган.

Түләүләр бу елның 27 августыннан 31 декабренә кадәр биреләчәк.
Аларны түбәндәгечә исәпләячәкләр: пациентның ирекле ризалыгы һәм анкетасы өчен – 40 сум, кешене вакцина ясатканчы караган өчен һәм аннан соң да күзәткән өчен – 80 сум, вакциналауга әзерлек һәм аны ясаган өчен – 80 сум.
Түләүләр хезмәткәрнең хезмәт хакы белән бергә киләчәк.

Хәзерге вакытка республикада беренче компонент белән 1,2 миллион кеше, ә тулысынча 1,1 миллион кеше вакциналанган.

Күптән түгел Башкортстанның Аскын районында яшәүче шәхси хуҗалыгы булган һәм коронавирустан вакцина ясаткан кешеләр арасында печән уйнатканнар иде.

Шулай ук Уфада коронавирустан вакциналанган кешеләр арасында фатир уйнатылды.

Моннан тыш, 2021 елның 14 июленнән 28 августына кадәр Башкортстан хакимиятләре республика шифаханәләренә 14 көнлек юллама уйнатылуы хакында да игълан итте. Барлыгы 86 юллама уйнатылачак. Бу бәйгедә Идел буе төбәкләрендәге иң зур үзәкләрдән берсе саналган Уфаның COVID-19дан вакцина ясау үзәгендә вакцина ясатылган кешеләр генә катнаша ала дип белдерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG