Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Елена Изотованы "Яблоко" намзәтләре исемлегеннән төшереп калдырганнар 


Елена Изотова
Елена Изотова

Татарстан мәхкәмәләре аның "Навальный штаблар" хәрәкәтенә катнашы бар, дип тапты. Изотованы бүлге комиссиясе сайлаулардан төшереп калдырды. 

"Яблоко" федераль исемлегенең Татарстандагы намзәтләр төркемендә икенче урынны алган Елена Изотованы Русия думасына сайлаулар теркәлмәсеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Казан мәхкәмәсе интернеттагы постлары өчен Изотованың "Навальный штаблары" хәрәкәтенә (Русиядә экстремист оешма дип табылды һәм тыелды) катнашы бар дип тапкан иде. 14 сентябрьдә бу карарны Татарстан Югары мәхкәмәсе дә раслаган. Изотованы бүлге комиссиясе шундук сайлаулардан төшереп калдырды. Хәзер участок сайлау комиссияләренең әгъзалары аның фамилиясен бюллетеньнәрдән кулдан сызачак.

Елена Изотова үзен Русия думасына намзәтләр исемлегеннән төшереп калдыруларын сәяси максатларда эшләнгән эш дип саный.

Канунга яраклы, хәзер ул өч ел дәвамында сайлауларга тәкъдим ителә алмаячак. "Яблоко" вәкиле Татарстан мәхкәмәсе карарына кассация шикаяте әзерли.

Русиядә Русия думасына сайлаулар өч көн буе – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Моннан тыш, 39 төбәктә җирле парламент депутатлары, 9 төбәктә - губернаторлар, 11 төбәк үзәгендә шәһәр башлыклары сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG