Accessibility links

Кайнар хәбәр

OCCRP журналистлар берләшмәсе Русиядә эшчәнлеген туктатты 


Бу Русия хакимиятләренең бәясез журналистикага каршы кампаниясе барышында журналистларны яклап калу өчен эшләнә диелә. OCCRP-ның Русия хезмәткәрләренә башка илләргә күченеп китергә тәкъдим ителгән. 

Коррупция һәм оешкан җинаятьчелекне тикшерү үзәге (OCCRP) Русиядә эшчәнлеген туктатуы турында хәбәр итте. Бу Русия хакимиятләренең бәясез журналистикага каршы кампаниясе барышында журналистларны яклап калу өчен эшләнә, дип хәбәр ителә OCCRP сайтында.

"Без бу илдәге зур масштаблы коррупция хакында язудан туктыйбыз дигән сүз түгел. Без бары тик, гадәттәгечә, хакимиятнең үз ватандашларын безнең белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен җәзалаячагын аңлыйбыз", дигән OCCRP-га нигез салучыларның берсе һәм баш мөхәррире Дрю Салливан.

Ул үзәк белән хезмәттәшлек иткән күпчелек русияләрнең "ят агент" исемлегенә кертелүен яки "теләнмәгән оешма" булып танылуын искәрткән. OCCRP-ның Русия хезмәткәрләренә башка илләргә күченеп китергә тәкъдим ителгән. Баш тартучыларга өстәмә акчалар түләгәннәр һәм яңа эш эзләүдә ярдәм иткәннәр.

Коррупция һәм оешкан җинаятьчелекне тикшерү үзәге – сәүдәгә корылмаган оешма. Ул 50дән артык бәйсез мәгълүмат чарасын берләштерә һәм елга 100дән артык журналист тикшеренүе чыгара.

Хәзерге вакытка "ят агент" исемлегендә 47 исем һәм атама бар. Соңгы айларда исемлеккә кайбер танылган бәйсез матбугат чаралары, шул исәптән "Медуза", "Дождь" телеканалы, The Insider, "Важные истории", һәм шулай ук физик затлар кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG