Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронеж өлкәсендә коралланган ир полиция бүлекчәсенә һөҗүм иткән  


Һөҗүм итүче хәрби киемнән һәм бронежилеттан булган, полиция бүлекчәсенә "Нива" машинасында килгән һәм автоматтан ут ачкан. Соңрак бина эченә үтеп, бомба шартлаткан. Бер полиция хезмәткәре зыян күргән.  

Воронеж өлкәсенең Лиски шәһәрендә коралланган һәм хәрби киемдәге ир-ат полиция бүлекчәсе янында атыш ачкан һәм бина эчендә шартлаткыч җиһаз кулланган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешмада хәбәр итүләренчә, сәгать иртәнге алтынчы яртыда билгесез ир-ат районның полиция бүлекчәсе территориясенә кереп, полиция хезмәткәрен яралаган һәм машинасына утырып качкан.

Baza мәгълүматына күрә, һөҗүм итүче хәрби киемнән һәм бронежилеттан булган, полиция бүлекчәсенә "Нива" машинасында килгән һәм автоматтан ут ачкан. Соңрак бина эченә үтеп, бомба шартлаткан. Кайбер мәгълүматларга күрә, зыян күргән полиция хезмәткәре – постта дежур торучы.
Һөҗүм итүчене эзләү өчен "кулга төшерү планы" башланган.
Mash телеграм-каналы мәгълүматына күрә, һөҗүмдә шикләнелүченең өч үтерүгә катнашы булуы мөмкин. Үлүчеләр арасында бер бала да бар, диелә.

Риа "Воронеж" хәбәренчә, җинаятьчененең кем булуы ачыкланган – ул Каменски районы кешесе. Ул күршесендә яшәгән гаилә белән ызгышкан булган.
Ир полициягә мөрәҗәгать иткән, ләкин мәсьәлә хәл ителмәгәч, күршесендә яшәгән гаиләгә һөҗүм иткән. Шуннан соң полиция бүлекчәсен шартлатырга теләгән диелә басма хәбәрендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG