Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роскосмос"тан 600 млн сум урлау эшенең гаепләнүчеләре барлыкка килгән 


Гаепләнүчеләрнең икесе сак астына алынган. Тагын берсе тикшерүдән качкан. Хәзерге вакытта ул федераль эзләүдә, тикшерү аның Беларус аша башка илгә чыгып китүен фаразлый.  

"Роскосмос"тан 600 млн сум урлау уңаеннан ачылган җинаять эшенең гаепләнүчеләре барлыкка килгән. Тикшерү караклыкка "Москапстрой" ширкәте хезмәткәрләренең катнашы бар дип саный, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Җинаять эшен Ракет-галәм сәнәгате фәнни-сынау үзәгендә сынау базасын реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан җиһазландыру эшләрен башкаргандагы урлашулар аркасында ачканнар иде. Бу — "Роскосмос" ның ракет моторларын ут белән сынауларның төп үзәге.

Модернизацияләү өчен 3,2 млрд сум бүленгән иде, шуның 1,5 млрд сумын "Москапстрой" аванс буларак алган. Алга таба 1 млрд сумнан артыгы акчалар алыныр алдыннан гына ачылган оешмалар хисабына күчерелгән. Нәтиҗәдә "Москапстрой" барлык эшләрнең өч процентын гына башкарган.

Караклыкта катнашуда "Москапстрой"ның гамәлгә куючыларыннан берсе һәм баш хисапчысы Василий Тубольцев, подрядчы оешмаларның берсе булган "Спецстрой "ның баш мөдире Илья Пастухов шикләнелә. Икесе дә сак астына алынган. Пастухов гаебен танымый.

Өченче гаепләнүче – "Москапстрой"ны гамәлгә куючыларның тагын берсе, элеккеге баш мөдире Максим Щербаков. Ул фиктив булырга мөмкин булган оешмалар белән килешүләр төзегән. Тикшерүдән качканы өчен, Щербаковка гаепләү читтән торып кына белдерелгән. Хәзерге вакытта ул федераль эзләүдә, тикшерү аның Беларус аша башка илгә чыгып китүен фаразлый.

Прокуратура урлашуларга "Роскосмосның" төзелеш буенча элеккеге башкарма мөдире Алексей Бородинның һәм төзелешне оештыру департаментының экс-мөдире Владимир Мешковның да катнашы булуы бар дип фаразлаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG