Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров урманнарында югалган солдат табылган 


Рөстәм Нуртекешев
Рөстәм Нуртекешев

Рөстәм Нуртекешев атна буе урманда адашып йөргән, җиләкләр белән тукланган һәм кыргый җәнлекләр күргән. Аны 120 кеше, ОМОНчылар, этләр белән кинологлар эзләгән иде, солдат үзе юлга килеп чыккан. 

15 сентябрь кичендә Мелитопольски Кызыл Байрак ракет дивизиясе хәрбие Рөстәм Нуртекешев исән килеш табылган. Ул үзе юлга килеп чыккан һәм үзен эзләүче хәрби патрульне күреп алган. Бу хакта 16 сентябрьдә "Солдат аналары комитеты" хәбәр итте.

"Урманда йөргәндә аю күрдем. Аның өчен дә корал тоткан кешене күрү көтелмәгән күренеш иде. Һөҗүм итүен көтеп, корылмаган автоматымны аюга төбәдем. Ул тук иде, күрәсең, "Ник кирәк бу миңа?" дип уйладымы, китеп барды", дип сөйләгән Нуртекешев.

9 сентябрьдә командирыннан рөхсәт сорап, солдат Юрья районындагы хәрби бүлекнең команда-үткәрү пунктыннан гөмбә җыярга чыгып киткән. Гөмбә җыйганда адашкан. Рөстәм Нуртекешев үзе белән Калашников автоматы алган булган.

Хәрби прокуратура бу уңайдан "дезертирлык" нигезендә җинаять эше ачты, ләкин туганнары да, хәрби хезмәттәшләре дә Рөстәмнең хәрби постны начар ниятләр белән калдырып китүенә ышанмады. Урманда адашып йөргән чакта бер атна буе солдат гөмбә һәм җиләкләр белән тукланган, 12 килограммга ябыккан. Хәзерге вакытта ул Киров хәрби һоспиталендә тернәкләнү уза.

Солдатны эзләүдә 120 кеше, хәрбиләр, ОМОН, боралак, этләр белән кинологлар, "Лиза Алерт" эзтабарлар отряды волонтёрлары катнашты.

"Лиза Алерт"ның Киров отряды мәгълүматына күрә, солдат гөмбә сезонында урманда югалган беренче кеше түгел. Сентябрь башыннан Нократ тайгасында 19 кеше югалган, аларның кайберләре әле дә табылмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG