Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан сайлауда хәрәмләшү ихтималы зур булган төбәкләр исемлегенә кертелгән


Бу исемлекне "Голос" бәйсез хәрәкәте төзегән. Төбәкләрне сайлауларда хәрәмләшүләр мөмкинлеге булу дәрәҗәсенә карап алты төркемгә бүлгәннәр. Татарстан һәм Башкортстан  - "Хәрәмләшүнең бай традицияләре" төркемендә урын алган.

2016 һәм 2018 еллардагы федераль сайлауларда һәм 2020 елгы Гомумрусия тавыш бирүләре вакытында төбәкләрдә хәрәмләшү зурлыгы исәпләнгән.

"Голос" сайлауларны күзәтүче бәйсез хәрәкәтенең (Русиядә ул "ят агент" дип танылган) 2020 елның сентябрендәге төбәк сайлауларындагы хәрәмләшүләр турындагы мәгълүматларын да исәпкә алып, берничә төбәккә карата төзәтүләр кертелгән, диелә оешманың сайтында.

Төбәкләр алты төркемгә бүленгән.

Беренче урында "Чисталар" төркеме. Анда Идел буе төбәкләреннән Пермь крае гына кергән. Икенче урындагы "Чагыштырмача чиста"ларга Киров һәм Оренбург өлкәләрен, "Хәрәмләшүнең аз куркынычы булган" өченче төркемгә - Мари Илен, Чувашстан, Самара һәм Ульян өлкәләрен керткәннәр.

Дүртенче санлы "Хәрәмләшүләр куркынычы зур булган" төркемгә Әстерхан һәм Нижегород өлкәләре кергән.

Бишенче – "Хәрәмләшүнең бай традицияләре" төркемендә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Пенза һәм Сарытау өлкәләре урын алган.

Алтынчы төркем – "Беркетмәләрдәге хәрәмләшүләрнең бай традицияләре"нә Идел буе төбәкләре кертелмәгән, анда нигездә Кавказ республикалары урын алган.

Русия думасына сайлаулар өч көн буе – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Моннан тыш, 39 төбәктә җирле парламент депутатлары, 9 төбәктә - губернаторлар, 11 төбәк үзәгендә шәһәр башлыклары сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG