Русия думасы сайлауларының беренче көнендә тавыш бирүчеләр күрсәткече 16,85 процентны тәшкил итте, дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе. Сүз традицион тавыш бирү урыннарына килүчеләр турында бара.
Беренче көнне Татарстанда сайлаучыларның 32 проценттан артыгы тавыш биргән. Бу хакта журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Сайлау участокларына килми генә 5,47 процент кеше тавыш биргән. Шул ук вакытта Кондратьев санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында өйдән генә тавыш бирергә теләүчеләрнең саны артуын искәртте. "Сүз дә юк, бу бүлге сайлау комиссияләренә зур эш тудыра. Әмма мондый гариза биргәннәрнең барысына да комиссия киләчәк, контактка керми генә тавыш бирү мөмкинлеге булдырылачак", диде ул.
Русиянең "Сайлаулар" дәүләт автоматлаштырылган системы мәгълүматына күрә, Башкортстанда 17 сентябрьнең 20:00 сәгатенә 751 270 кеше тавыш биргән. Бу сайлаучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 25,07 проценты дигән сүз.
Мәскәүдә беренче көнне онлайн тавыш бирүдә сайлаучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 58 проценты катнашкан, дип белдерде Сайлауларны күзәтү җәмәгать штабы.
Русиядә 17 сентябрьдән башлап өч көн дәверендә Русия думасының VIII чакырылышы депутатларын сайлыйлар. Шулай ук җирлек һәм төбәк сайлаулары уза. Сайлаучылар исемлегенә илдә яшәүче 108 миллион русияле (рәсми хакимият моңа аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрне дә кертә), шулай ук чит илдә яшәүче ике миллионнан артык Русия ватандашы кертелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!