22 августтан башлап беренче мәртәбә Русиядә тәүлегенә 20 меңнән артык кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Оператив штаб мәгълүматына күрә, пандемия башыннан 7 254 754 кеше коронавирус йоктырган.
Шулай ук соңгы тәүлектә Русиядә 799 кеше коронавирустан үлгән. COVID-19дан илдә барлыгы 197 425 кеше вафат булган.
Соңгы тәүлекләрдә Татарстанда короновирус йоктыруның 56 очрагы ачыкланган, 32 кеше терелгән. 18 сентябрьгә республикада коронавирустан 716 кеше үлгән, шуның дүртесе кичә булган.
Башкортстанда соңгы тәүлектә 318 кешедә COVID-19 ачыкланган. Республикада бу көнгә кадәр вирусны 62 563 кеше йоктырган. Пандемия башыннан бирле 1390 кеше үлгән, шуның 17 очрагы кичә теркәлгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!