Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күн мозаикасын Татарстан, татар бренды итеп була"


Күн мозаикасы
Күн мозаикасы

Бу көннәрдә Татарстан милли музеенда “Татарларның каюлы күне: һөнәр, традиция һәм сәнгать” исемле күргәзмә бара. Аның кысаларында музейда “Татар күн мозаикасы серләре” остаханәсе дә эшләде.

Остаханәне Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы Екатерина Куратова уздырды. Мөгаллимә чара барышында Азатлыкны күн мозаикасының үзенчәлекләре белән таныштырды.

Күн мозаикасы гади дә, катлаулы да
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:02 0:00

— Екатерина күн мозаикасы өчен нинди күн яхшы санала?

— Күн мозаикасы өчен гадәттә мөгезле эре терлек тиресе яхшы. Чөнки мондый тире үзенчәлекләре белән шушындый күн мозаикасыннан әсәр барлыкка китерүгә бик туры килә.

— Мондый тиреләрне кайдан сатып аласыз һәм аның бәясе күпмегә төшә?

— Гадәттә тирене шушы эш белән шөгыльләнүчеләрдән яисә тире эшкәртү заводларыннан заказ биреп алабыз. Бәясенә килгәндә, аның сортына карап, бәясе дә үзгәрә. Гадәттә 3-4 мең сумнан башлана. Безгә бу тиреләр эшкәртелгән, тегәргә әзер булып килә һәм аларны яңадан йомшартып, буяп торасы калмый.

Екатерина Куратова
Екатерина Куратова

— Төсләргә килгәндә, тиреләрдә элекке төсләр белән хәзергесе аерыламы?

— Шуны әйтә алам: элек табигый төсләр күбрәк иде. Хәзер төрле төсле тиреләр табарга була. Элегрәк тирене тагын да яктырак төскә кертер өчен мөмкинлекләр булмагандыр дип уйлыйм.

— Күн мозаикасы башка тегү рәвешләреннән ничек аерыла?

— Күн мозаикасында тегү рәвеше — тиренең нәкъ кырыеннан икенче бер тиренең кырыен ефәк җеп белән тоташтырылып тегелүендә. Шуны да әйтәсе килә, бу процесс бар җирдә дә бер үк төрле. Аның өчен махсус станок, без, камыт энәсе, орчыкка чорналган ефәк җеп һәм әлбәттә тире кирәк.

Күн мозаикасы ясау станогы
Күн мозаикасы ясау станогы

— Мастер класста сез күн мозаикасын кулдан башкарасыз, хәзер аны фабрикаларда механизм белән дә башкарып буламы?

— Безнең заманда күн мозаикасын эшләү процессын тизәйтү өчен механизацияләргә теләгәннәр. Әмма барып чыкмаган. Механик җиһаз күн мозаикасының төеннәрен эшли алмаган. Механик җиһазда тегү, гадәти тегү машинасындагы җөйләр кебек килеп чыккан. Күн мозаикасы ни өчен кулдан эшләнә, беләсезме? Чөнки аңа осталар бөтен осталыган, тәҗрибәсен, җанын бирә. Күн мозаикасы шуңа күрә бары тик кул эшен генә таләп итә.

— Ничек уйлыйсыз, кулдан эшләү күн мозаикасы өчен яхшыгамы, начаргамы?

— Минемчә, яхшыга. Чөнки безнең заманда хәзер бар нәрсәне машиналар алмаштыра. Ә күн мозаикасы кулдан эшләнергә тиеш. Чөнки анда кулдан эшләнү кыйммәте бар. Механизациягә күчүнең мәгънәсен күрмим.

— Күн мозаикасын татарларга хас сәнгать төре дип әйтергә буламы?

— Хәзерге вакытта күн мозаикасы белән гадәттә Татарстанда яшәүчеләр шөгыльләнә. Русиянең кайбер төбәкләрендә дә, Европа, Азия илләрендә дә бу шөгыль белән кызыксынучылар күренгән. Әмма, миңа калса, бу эш белән хәзер безнең республикада гына шөгылләнәләр дип әйтер идем.

— Күн мозаикасының Татарстандагы стиле Европа яисә башка илләрдәгедән кайсы ягы белән аерылып тора?

— Мин бу аерма тегү процессында димәс идем. Ә орнаментлар белән генә үзгәрергә мөмкин. Чөнки һәрбер халыкның үз орнаменты бар.

Күн мозаикасында татар орнаментлары
Күн мозаикасында татар орнаментлары

— Бу сәнгать төренең татарлардан килеп чыгуын әйтә алабызмы?

— Нәкъ шулай. Чөнки Идел Болгарында тирене эшкәртә башлау күзәтелә. Аннан соң кешеләр, тиренең тормышта куллану өчен бик яхшы материал булуын аңлыйлар. Татарларның тиредән ясалган итекләре дә менә шул чордан башлана. Нәкъ менә шул вакытлардан башлап хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән күн мозаикасы үсеше башлана да инде.

— Күн мозаикасында татар орнаментларының нинди үзенчәлекләрен күрергә була?

— Әйтик, читекләрдәге орнаментларның симантикасына карыйбыз икән, анда кешелек тормышын күрергә була. Орлыкка охшаш бизәк иң башка куела, аннан соң агач рәвешендә орнамент ясала. Ә хатын-кыз читекләрендә иң башта ачылган чәчәкне күрергә була. Ул инде нәселнең башлануын чагылдыра. Төрки халыклар орнаментында да шушындый күренешләрне күрә алабыз. Аннан соң бизәкләр осталарга карап та үзгәрә бит. Оста нинди эскизны сайлап ала, шуңа карап күн мозаикасы ясала.

Күн мозаикасы белән тышланган ау җиһазлары
Күн мозаикасы белән тышланган ау җиһазлары

— Бу эшнең остасы булу өчен нәрсә эшләргә кирәк, нәрсә таләп ителә?

— Беренчедән, әлеге һөнәрне өйрәнергә теләк һәм тырышлык кирәк. Бу һөнәр гади генә һөнәр түгел. Игътибар таләп итә. Күн мозаикасы балалар эше түгел. Осталарны табарга һәм алардан карап өйрәнергә кирәк дип уйлыйм. Балалар өчен 15 яшьтән Казан сәнгать училищесына укырга керергә була. 4 ел буена без студентларны бу һөнәргә өйрәтәбез.

— Күн мозаикасы белән шөгыльләнер өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Минемчә, кеше бу һөнәргә өйрәнгәч алга таба аны тагын да үстерү, камилләшү теләгендә булырга тиеш. Чөнки заманында бу һөнәр үсештән тукталып калган. Әмма бу тармакны яңадан җанландыра алган кешеләр килеп чыккан һәм хәзер Татарстанда бу эшне башкаручы осталар күп дип әйтер идем. Һәм алар безне бу эшне башкарырга, яңа үрләргә җиткерергә, ниндидер яңалыклар кертергә илһамландыра.

— Татарстанда бүгенге көндә бу эш белән шөгыльләнүче осталар күпме?

— Республикада күн мозаикасы осталарын ике төркемгә бүлер идем. Аның беренчесе 45 яшьтән олыраклар, икенчесе 20 яштән 30 яшькә кадәргеләр. Өлкән яшьтәге осталар күн мозаикасының борынгы бизәкләрен яңартырга, милли аяк киемнәрен китереп чыгарырга омтыла. Ә яшьрәк осталар яшьләр өчен дип ниндидер яңалык эзли.

Күн мозаикасы белән чигелгән читекләр
Күн мозаикасы белән чигелгән читекләр

— Бу сәнгать төрен өйрәнергә теләүчеләр арта барамы сезнеңчә?

— Беләсезме, күн мозаикасы турында ишеткәннәр яисә күргәннәр моны өйрәнергә тели һәм аларның саны күп дияр идем. Алар аңа кагылып булса да карарга тели. Чөнки алар моның күп гасырлар электән килгән уникаль һөнәр икәнен аңлый. Хәзер күн мозаикасы белән халыкта кызыксынучанлык зур дип әйтер идем.

— Сез үзегез дә тегәсез һәм моны укучыларга да өйрәтәсез. Шуңа күрә бу һөнәрнең нечкәлекләре белән якыннан таныш. Бүген әлеге һөнәрне өйрәнүдә нинди авырлыклар күрәсез?

— Авырлыклар бар һөнәрдә дә бар ансы. Ә күн мозаикасын мин бик чыгымлы һөнәр дияр идем. Әйтик, материалларны сатып алу кирәк, аннан соң бизәкләрне уйлап табу өчен вакыт кирәк. Ә алга таба эшләнгән әйберләрне урнаштыру кыенлыгы да килеп туа. Эшләнгән әйберләр белән кызыксынучы кешеләр сегментын табу да җиңел түгел.

Күн мозаикасы белән эшләнгән урындыклар
Күн мозаикасы белән эшләнгән урындыклар

— Эшләнгән товарны кайларда сату мөмкинлеге бар Татарстанда?

— Яшьләр күбрәк интернет челтәрен файдалана. Аннан соң хәзер товарны кешегә күрсәтеп аны шунда ук сату өчен күп кенә мәйданчыклар да бар. Әйтик Печән базары, Open Space Market, Һөнәрчеләр пулаты кебек урыннар. Әмма Инстаграм кебек социаль челтәрләр бу яктан иң уңайлысы дип әйтер идем.

— Сезнеңчә, күн мозаикасын Татарстанның, татарларның бер бренды итеп ясап буламы?

— Әйе, әлбәттә. Әмма бу һәрбер останың үзеннән дә тора.

— Ә Татарстан моның өчен нәрсә эшләргә тиеш?

— Минемчә, Татарстан мәдәният министрлыгы зур эш башкарырга тиеш. Бер оста үзе генә бу эшне башкара алмый. Әлбәттә, бу кызыксынудан да тора. Әгәр минстрлык кызыксыну күрсәтә икән, бу эш алга таба да дәвам итәчәк.

Күн мозаикасы белән ясалган сондык
Күн мозаикасы белән ясалган сондык

— Сез күн мозаикасында иң беренче проблем дип нәрсәне атар идегез?

— Реализация. Һәм аннары бу өлкәгә ярдәм итәрдәй иганәче табу. Иң яшь остага нинди дә булса инвестициясез бу эшкә тотыну бик авыр. Син бит бер генә тире сатып алмаячаксың, ә унлап тире кирәк булачак. Ә моның өчен акча кирәк. Әйтик 50 мең сумлап. Студент бу акчаны кайдан алырга тиеш?

— Екатерина, күн мозаикасы эшләре белән гади бер кеше танышырга теләсә, бу эшләрне кайсы мәйданчыкларда күрергә була? Уртак сайт яисә сату мәйданчыклары бармы?

— Шәхси эшмәкәрләрнең үз артельләре, остаханәләре, брендлары бар. Күн мозаикасыннан пано ясаучылар бар. Әмма уртак сайтлар бар дип әйтә алмыйм. Нигездә һәркем үз Инстаграмыннан үз эшләрен тәкдим итә.

— Бу эшләнмәләргә ихтыяҗ ни дәрәҗәдә бүгенге көндә?

— Беләсезме, мода цикллы булган кебек, күн мозаикасында да шулай. Ягъни күн мозаикасы супер популяр булган вакыт бар иде, аннан торгынлык күзәтелде һәм хәзер тагын популярлашты. Ул, вакытка бәйле. Әйтик пандемия башлангач ул, зур брендларга булган кебек, кечерәк осталарга да бик начар тәэсир итте. Ул вакытта күн мозаикасына ихтыяҗ кимеде. Кешеләрнең акчасы булмады. Ә күн мозаикасы арзан әйбер түгел. Чөнки ул тулысынча кул эше һәм тулысынча натураль материаллардан эшләнә. Ә хәзер ихтыяҗ акрынлап арта башлады. Моның белән бергә үзеңне күрсәтә белергә дә кирәк. Кем син, нәрсә эшлисең, барлык боларны кызыксыну күрсәтүчеләргә сөйләргә кирәк.

Татарстан милли музеенда
Татарстан милли музеенда

— Күн мозаикасы белән күбрәк кайлардан кызыксыну сизелә?

— Нигездә Татарстаннан һәм Русиядән. Әмма чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Әйтик Европа илләре һәм Америкадан да кызыксынучылар күп. Төркиядә татарларның күн мозаикасын күпләр белә һәм сатып алу өчен заказлар бирә.

— Татарларга хас бу һөнәрне ничек саклап калып була?

— Беренчедән, күргәзмәләр оештырырга кирәк дип уйлыйм. Бигрәк тә дөрес итеп оештырылган күргәзмәләр ярдәмендә кешеләр килеп күн мозаикасындагы үсеш прогрессын күрә алалар. Әйтик 19нчы гасыр башында күн мозаикасы итек-читекләрдә кулланылса, хәзер инде 21нче гасырда бу сәнгатъ интерьер, декор элементлары да булып китте. Һәм интернет аша да кешеләр бу турыда күп нәрсә белә ала. Шулай ук музейларга күн мозаикасы эшләнмәләрен куярга кирәк. Чит шәһәрләрдән, илләрдән килгән кешеләр музейларда бу эшләрне күреп Татарстанның үзенә хас нинди сәнгатъ тармагы барлыгын белә алыр иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG