Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдус Заһидуллин "Гасырлар авазы" журналының баш мөхәррире итеп билгеләнгән


Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

Заһидуллин "яңа эшкә күчү сәбәпле" дигән сылтау белән үз теләге белән Тарих институтыннан киткән. Монда ул 1998 елдан бирле эшләгән иде.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин "Гасырлар авазы" фәнни журналын җитәкләде. Моны Азатлыкка Тарих институты директоры Радик Салихов раслады.

Салихов сүзләренчә, Заһидуллин "яңа эшкә күчү сәбәпле" дигән сылтау белән үз теләге белән Тарих институтыннан китә. Монда ул 1998 елдан бирле эшләгән.

"Илдус Заһидуллин фәнни редакторлык эшенә игътибар итәргә булды, ул бу эшне бик яратып башкара, аның тәҗрибәсе да бар – ул берничә ел "Безнең мирас" журналында редактор эшен башкарды. Ул тарихны бик ярата, бик акыллы, редакторлык эшен җиренә җиткереп эшли, мәкаләләрне профессиональ рәвештә төзәтә", ди Салихов.

Салихов шулай ук фәнни журналны Заһидуллин җитәкләгәннән соң, Тарих институты һәм "Гасырлар авазы" журналы арасындагы хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә күчәр, дип өметләнә. "1995 елда, журнал басыла башлагач, анда төп мәкаләләр Тарих институты белгечләренең язмалары булды. Ул журнал баштан ук анда чыганакларны күрсәтеп архив документлары бастырылачак дип уйланылган иде", дип искәртте Салихов.

Аның сүзләренчә, журнал өчен бу зур табыш – Заһидуллин журналны яңа дәрәҗәгә күтәрә алачак ди ул. "Журнал чыга гына башлаганда, ул фәнни җәмәгатьчелек өчен дә, милли интеллигенция өчен дә зур әһәмияткә ия иде. Аны хәтта Русияда да таныйлар иде", ди Салихов.

"Гасырлар авазлары" – Татарстан, Идел һәм Урал буе тарихының актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-документаль журнал. Журнал 1995 елның маеннан чыга башлады. Бүгенге көндә ул Татарстан Архив эше дәүләт комитеты тарафыннан чыгарыла. Журнал Русия мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) рецензияләнә торган фәнни басмалары исемлегенә кертелгән. Елга дүрт тапкыр чыга.

Илдус Заһидуллин – тарих фәннәре докторы. 1963 елда Татарстанның Балтач районында туа. 1993-1996 елларда – Татар дәүләт көллияте ректоры. 1998-2014 елларда – Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Урта гасыр тарихы бүлеге мөдире, 2015 елдан – Яңа тарих бүлеге мөдире.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG