Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь университетында атыш, һәлак булучылар бар


Урыннан таралган видеоларга күрә кешеләр бина тәрәзәләреннән сикерә.

Дүшәмбе иртәсендә билгесез кеше Пермь дәүләт университетында атыш башлаган. Русия тикшерү комитеты атышта 6 кеше һәлак булган дип белдерә. 28 кеше төрле җәрәхәтләр белән табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларның кайберләре хастаханәләргә салынган.

Эчке эшләр министрлыгы атышны оештыручы тоткарланган дип хәбәр итә. Төрле медиа чаралары һәм университет матбугат хезмәте ут ачучының үтерелүен хәбәр итә, хәбәр әлегә расланмаган. Русия тикшерү комитеты атучы тоткарланганда яраланды дип язды.

Министрлык һәлак булучылар һәм яраланучылар булу хәбәрен раслады.

Telegram каналларында бина тәрәзәләреннән сикерүче кешеләр видеолары тарала.

Уку йортының социаль челтәрләрендә бинада булучыларны бүлмәләрдә ябылырга өндәү тарала. Барлык дәресләр туктатылган.

"Якынча 11 сәгатьтә билгесез зат Пермь университеты кампусы территориясенә травмат корал белән керде һәм урамда ут ачты. Дүрт зыян күрүче турында билгеле", диелә университет хәбәрендә.

Русия тикшерү комитеты Пермь университетында ике яки күбрәк кеше үтерү нигезендә җинаять эшен ачкан. Тикшерү эше белән комитетның үзәк идарәсе шөгыльләнәчәк. ​

2021 елның май аенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175 нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG