Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Борнай мәчете төзекләндереләчәк


Борнай мәчете
Борнай мәчете

Мәчет бинасына су үтеп керү, диварлар юешләнү белән бәйле проблемны чишү, шулай ук мәчет түбәсен төзекләндерү мәсьәләләре күтәрелгән.

Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигулин республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән Казан шәһәренең Борнай мәчетен сипләү-торгызу эшләре турында сөйләшкән. Мәчет бинасына су үтеп керү, диварлар юешләнү белән бәйле проблемны бетерү, шулай ук мәчет түбәсен төзекләндерү мәсьәләләре күтәрелгән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Борнай мәчете 1872 елда төзелгән һәм федераль әһәмияткә ия объект булып тора. Ул әле дә эшли һәм үз эченә берьюлы 250 кешене сыйдыра ала.

Август урталарында Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчеттә төзекләндерү эшләре башлануы хәбәр ителде. Ул 140 миллион сумга төшәчәк. Мәчет имамы Надир Шәйморатов сүзләренчә, бу эш кузгалып китсен өчен төрле инстанцияләргә йөзләгән хатлар юлланган.

Белешмә.
Борнай мәчете (өченче Җәмигъ мәчете) — Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан мәчет, Татар мәдәни архитектурасы һәйкәле. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча шәһәрнең мөселман җәмгыяте тарафыннан милли-романтик юнәлештәге эклектика формаларында сәүдәгәр М.К.Борнаев акчасына төзелгән. Манара Ф. Н.Малиновский һәм Л. К. Хрощонович проекты буенча корылган. Фасадларны бизәүдә урта гасыр татар һәм рус архитектурасы элементлары кулланылган.

1799 елда хәзерге Борнай мәчетеннән ерак булмаган урында сәүдәгәр Салих Мостафин Апанай мәдрәсәсе шәкертләре өчен гыйбадәтханә булып хезмәт иткән агач мәчет төзегән. 1831 елда, сәүдәгәр вафат булганнан соң, мәчет аннан ерак түгел генә яшәгән мөселманнарга күчкән. Ә алар Казанда өченче мөселман мәхәлләсе оештырган.

Борнай мәчете 1930-1994 елларда эшләмәгән. Хәзерге вакытта эшчәнлеген Әхтәмов ур., 7 йорт адресы буенча дәвам итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG