Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге атышта яраланучылар саны 43 кешегә җиткән 


Пермь университеты
Пермь университеты

Атучы Тимур Бекмансуровның гына авыр хәлдә булуы хәбәр ителә, аның аягын кискәннәр. Калган җәрәхәтлеләрнең хәле канәгатьләндерерлек диелә. 

Пермь университетындагы атышта яраланганнар саны 43 кешегә җитте, алар арасында атучы үзе дә бар дип белдергән төбәк сәламәтлек саклау министры Анастасия Крутень.

"43 яралының 11е Пермь хастаханәләрендә дәвалана, аларның хәле канәгатьләндерерлек. Амбулатор дәвалануда булганнар да канәгатьләндерерлек хәлдә", дигән министр.

Кичә җиде яралыны дәвалану өчен Мәскәүгә күчергәннәр иде.
Һөҗүм итүче – 18 яшьлек Тимур Бекмансуровның авыр хәлдә булуы хәбәр ителә. "Атучы гына авыр хәлдә, кичә балтырдан аягын кистеләр. Хәле тотрыклы түгел, бик авыр", дигән министр әлеге уңайдан.

Дүшәмбе иртәсендә егет Пермь дәүләт университетында атыш башлады. Алты кеше һәлак булды. Фаҗигага кадәр Тимур Бекмансуров социаль чертәрләрдә университетта атыш ачарга җыенуын һәм һөҗүмгә ничек әзерләнүен җентекләп аңлаткан хәбәрләр чыгарган.

2021 елның май аенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG