Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туроператорлары Европага "вакцина сәяхәтләре" сата башлаган


Русия туроператорлары ил халкына Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) хуплаган чит ил препаратлары белән вакциналану өчен чит илгә турлар сата башлаган.  

Русия туроператорлары ассоциясенең башкарма мөдире Майя Ломидзе сүзләренә күрә, мондый сәяхәтләрдә русияләр ешрак Сербия һәм Германияне сайлый. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Өч көн генә дәвам итә торган бер турның бәясе 50 мең сумнан башлана. Бу бәягә, очу һәм яшәүдән тыш, вакциналауга язылу һәм медицина иминияте дә кергән.

Сербиядә чит ил ватандашларын Pfizer/BioNTech, AstraZeneca һәм Sinopharm белән бушлай вакциналыйлар. Ә германиядә вакциналар түләүле. Мүнһендә Pfizer/BioNTech-ның бер дозасы 580 евро, Баден-Баденда Johnson & Johnson вакцинасын ясату исә 870 еврога чыга.

Сентябрьдә Русиянең "Спутник V" коронавируска каршы вакцинасын Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO) хуплау мәсьәләсен карау вакытлыча туктатылды. Оешмада препаратны җитештергәндә тиешле нормаларның үтәлүенә шик белдерделәр.

Бу айда Русиядә берничә мәртәбә коронавирустан үлү очракларының рекорды яңарды. Рәсми саннанрга караганда, соңгы көннәрдә тәүлек саен вирустан һәм аның нәтиҗәләреннән 800ләп кеше вафат була, коронавирусны көн саен 19 мең тирәсе кеше йоктыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG