Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның 12 районында мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерәләр 


Ул 22-23 сентябрьдә башланып, ике атна дәвам итәчәк.    

Башкортстандагы 12 районның аерым бер мәктәпләрендә белем бирү дистанцион оештырылачак. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Республика мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматына күрә, читтән торып белеп алу 12 районда булачак. Исемлеккә Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Чишмә, Мишкә, Стәрлебаш, Яңавыл районнары кертелгән. Дистанцион белем бирү 5, 6, 7, 8, 10 сыйныф укучылары өчен 22-23 сентябрьдән башлана. 14 көн дәвам итәчәк.

"Санап үтелгән районнарда балаларның респиратор авырулар, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән чирләү күрсәткечләре югары булуы сәбәпле шундый чара күрелде", дигән министрлык.

Дистанцион белем бирү вакытында ташламалы категориягә кергән балаларга азык-төлек җыелмалары тарату да оештырылачак.

Моннан тыш, 27 сентябрьдән тетрларга һәм концертларга, ябык биналарда спорт чараларына коронавирустан вакцина ясату турында QR код, яки әлеге авыру белән чирләп алу турында белешмә, йә булмаса вакцина ясатырга ярамаганлык турында белешмә белән генә кереп булачак.

Рәсми саннарга караганда, Башкорстанда көн саен 300дән артык кеше коронавирус йоктыра, тәүлегенә 16-17 кеше вафат була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG