Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хакимияте кырымтатар әлифбасын латин имласына күчерүне раслады 


Кырымтатар байлыгы
Кырымтатар байлыгы

Латин графикасы нигезендә кырымтатар теле әлифбасы 31 хәрефтән тора.

Украина хөкүмәте кырымтатарлары әлифбасын латин графикасына күчерүне раслады. Бу карар 22 сентябрьдәге хакимият утырышында кабул ителде дип хәбәр итә Украина реинтеграция министрлыгы.

Латин графикасына күчкән кырымтатар теле әлифбасы 31 хәрефтән тора. Ул Кырымтатар халкы мәҗлесе (экстремист оешма дип табылган һәм Русиядә тыелган), А.Ю.Крымский исемендәге көнчыгышны өйрәнү институты, А.О.Потебня исемендәге тел белеме институты, Т. Шевченко исемендәге Киев милли университетының филология институты һәм В.И.Вернадский исемендәге Таврия милли университеты белгечләре белән киңәшләшү барышында эшләнелгән.

"Моннан тыш, хакимият карарында әйтелгәнчә, кырымтатар телендә белем бирү процессы латин имласына 2025 елның 1 сентябренә кадәр күчереләчәк", дип хәбәр итәләр министрлыкта.

Кырымтатар телен латин графикасы нигезендә куллануны башка өлкәләргә дә кертергә телиләр.

"Шушы көннән башлап кырымтатар теле 1991 елдан соң латин әлифбасына күчкән башка төрки телләр белән гармониядә үсеш алачак. Бу Украинага араларында стратегик партнерларыбыз да булган төрки илләр белән хезмәттәшлек итүдә өстәмә мөмкинлекләр тудыра. Кырымтатар теленең үзенчәлекләрен нибары көнкүреш дәрәҗәсендә генә белгәндә дә, һәр украин шул ук Төркиядә, Азәрбайҗанда, Казакъстанда яки Үзбәкстанда сәяхәт иткәндә яки бу илләр белән эш элемтәләре корганда үзен ышанычлырак хис итәчәк", дип белдерде Украинаның реинтеграция министры Алексей Резников.

Украина көкүмәте 7 апрельдә кырымтатар теленең үсеш концепциясен хуплады.

2015 елда ук кырымтатарлар лидеры Мостафа Җәмилев Украина мәдәният министрлыгыннан кырымтатар әлифбасын латинчага күчерүен сорап мөрәҗәгать иткән иде.

2014 елның 16 мартында Кырымда референдум дип аталган чара узды, шуның нәтиҗәсендә Русия ярымутрауны аннексияләде. Бу вакыйгадан соң кырымтатар теле әлифбасын кириллдан латинчага күчерү мәсьәләсе ачык калды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG